Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Колхозчыга да кояш елмайды

2019 нчы елның 1 гыйнварыннан авылда яшәүчеләр картлык яисә инвалидлык буенча иминият пенсиясенә югары билгеләнгән түләүгә хокук алды.

Билгеләнгән түләүгә 25 процентлы өстәмә алу өчен өч шарт үтәлү кирәк: авыл хуҗалыгында 30 ел эшләргә, авылда яшәргә һәм хәзерге вакытта эшләмәскә. Өстәмә түләү 1333 сум тәшкил итә. Стаж исәпләгәндә колхоз, совхоз һәм башка авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә терлекчелек, үсемлекчелек һәм балык үрчетүдә эшләү исәпкә алына. Мәсәлән, агроном, тракторчы, ветеринар, умартачы һ. б. булып – барлыгы 500дән артык һөнәр. 1992 елга кадәр Россия колхоз, совхоз, крестьян хуҗалыклары, авыл хуҗалыгы артельләре һ. б. эшләү һөнәргә, белгечлеккә яисә вазыйфага бәйсез рәвештә авыл стажына керә. Пенсияне кабат исәпләү автомат рәвештә, түләү эше мәгълүматлары буенча башкарыла. Шул сәбәпле пенсия бүлегенә килү мәҗбүри түгел. Шул ук вакытта пенсионер кирәкле документларны теләсә кайсы вакытта тапшырырга хокуклы.

Мөслим районында клиентларны кабул итү хезмәте. 

Фото-Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X