Колачлы эш башланды
Торак пунктларның юл-урам челтәрен ремонтлау республика программасы кысаларында, Мөслимдәге Кооператив урамының калган өлешендә реконструкция эшләре башланды.
Әлеге эшләр өчен республика казнасыннан 15 млн сум акча бүленгән. Моннан тыш җирле бюджеттан да финанслау булачак. Урамның узган ел ясалган өлешендәгечә, юлның ике ягында да тротуар, яшел зона булачак, асфальт өслек яңартылачак. Объектның подрядчысы Яр Чаллыдагы ПКФ “Автострой” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшчеләре бу көннәрдә юл кырындагы асфальтны демонтажлый.
Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев