Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Коды булмаса, сатылмый

Коды булмаган товарны сату, саклау һәм күчереп йөртү тыела.

ТР буенча Россия кулланучылар күзәтчелеге исегезгә төшерә: РФ Хөкүмәтенең “Аяк киеме товарларын идентификация чаралары ярдәмендә маркировкалау һәм идентификация чаралары ярдәмендә мәҗбүри маркировкаланырга тиешле товар әйләнешен мониторинглауның, аяк киеме товарларына карата дәүләт мәгълүмати системасын кертү үзенчәлекләре кагыйдәләрен раслау турында”гы 2019нчы елның 5 июлендәге 860 санлы карары белән аяк киеме продукциясен идентификация чаралары белән маркировкалау кагыйдәләре расланды.
2020нче елның 1 июленнән маркировкаланмаган аяк киемнәре әйләнеше тыелды. Маркировка һәр пар аяк киемендә булырга тиеш, хәтта электән калган товарда да. Коды булмаган товарны сату, саклау һәм күчереп йөртү тыела.
Продукцияне маркировкалау һәм күзәтү системасы – бердәм мәгълүмати ресурс. Ул Россия Федерациясе гражданнарының тормышын һәм сәламәтлеген саклау максатында продукцияне барлык этапларда (җитештерүчедән сатып алучыга кадәр) һәм аның законлы әйләнешен күзәтүне тәэмин итә.
Продукциядә санлы маркировка булу товарның законлы җитештерелүен, аның тиешле сыйфатлы булуын раслый. Смартфонындагы махсус кушымта ярдәмендә кодны ачып, һәркем товар турында кирәкле мәгълүматны белә ала.
Маркировкаланмаган аяк киеме әйләнеше өчен Россия Федерациясе территориясендә административ (РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 15.12 маддәсе) һәм җинаять (РФ ҖК 171.1 маддәсе) җаваплылыгы каралган.
Маркировкалау тәртибе РФ Хөкүмәтенең “Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2019нчы елның 5 июлендәге 860 санлы карарына үзгәрешләр кертү турында”гы 2020нче елның 30 июнендәге 952 санлы карары белән аныкланган. 
Бизнес вәкилләре игътибарына!
Әлеге карарлар нигезендә маркировкаланган продукцияне ваклап сатканда аңа төшерелгән идентификация чараларын – сканерларга, ә андагы мәгълүматны мониторинглауның мәгълүмат системасына җибәрергә кирәк.
Әлеге чара турында тулырак мәгълүмат маркировкалауның мәгълүмати системасы сайтында урнаштырылган.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек итү федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе.

Фото - Pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X