Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Көннәр җылытачакмы?

Температураның югары күтәрүе турында мәгълүмат – журналистларның уй-фикерләре?!

Идел буенда 25-30 градуска кадәр җылы һәм кыска вакытлы яңгырлар көтелә.

(«Татар-информ»). Россия Гидрометеоүзәгенең кыска вакытлы һава торышы һәм куркыныч күренешләр фаразлары бүлеге җитәкчесе Александр Голубев якын арада Татарстанда һава температурасы 34 градуска кадәр артачак дигән мәгълүматны кире какты. Бу хакта «Российская газета»да элегрәк мәгълүмат бар иде.

«Идел буеның көньяк өлешендә температура 25-30 градус булачак, атна буе диярлек шул чикләрдә сакланачак. Шулай ук Идел буе федераль округында кыска вакытлы яңгырлар да көтелә», — диде агентлык әңгәмәдәше. Ул шулай ук температураның югары күтәрүе турында мәгълүмат - журналистларның уй-фикерләре булуын да өстәде.

Голубев Краснодар крае, Адыгей, Төньяк-Кавказ округы һәм башка көньяк төбәкләрдә температура 34 градуска кадәр күтәрелүне көтәргә мөмкин, диде. Анда температура 28-33 градус булыр, дип фаразлана, ял көннәренә ул 26-31 градуска кадәр төшәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: һава торышы