Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Көннәр янәдән җылыта

Бүген көндез Мөслимдә урыны белән томан көтелә, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте. Интернет челтәреннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, бүгеннән термометр күрсәткече -7-10 градус күрсәткеченә кадәр күтәреләчәк. Фаразланган һава шартлары нәтиҗәсендә республика юлларында кыен урыннардан, текә борылышлардан, төшү-менү үрләреннән үтү кыенлашуы мөмкин. Машина...

Бүген көндез Мөслимдә урыны белән томан көтелә, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте. Интернет челтәреннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, бүгеннән термометр күрсәткече -7-10 градус күрсәткеченә кадәр күтәреләчәк. Фаразланган һава шартлары нәтиҗәсендә республика юлларында кыен урыннардан, текә борылышлардан, төшү-менү үрләреннән үтү кыенлашуы мөмкин. Машина йөртүчеләргә алдан уйламыйча тормозга басмаска, башта артта баручылар өчен кисәтү итеп берничә тапкыр тормоз педаленә басарга киңәш ителә. Шулай ук машина йөртүчеләрнең автомобильләренең техник торышына, төзеклегенә игътибарлы булулары сорала. Җәяүлеләргә юлларны җәяүлеләр кичүе аша булган урыннарда гына чыгарга, килеп баручы транспорт алдыннан йөгереп чыкмаска кирәклеге исләренә төшерелә. Тайгак, кар каплаган һәм күз күреме начар һава шартларында автомобиль йөртүчеләр машиналарын тиз генә туктата алмаганын онытмаска кирәк. Табигатьтә ял итәргә яратучыларга элемтә чараларының, навигация җиһазларының төзекләрен тәэмин итүе мөһим. Күз күреме начар булганда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрү мөһимлеген истән чыгарырга ярамый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев