Мөслим-информ

Көнбагыш үстерүгә зур игътибар бирелә

Район буенча быел маржиналь культуралар 12 мең 785 гектарда үстерелде.

Көнбагышның гектар биреме узган ел уртача 23 центнерга җиткән. Рапстан 17 центнер уңыш алынган. “Август-Мөслим” агрофирмасында көнбагыш һәм рапсны “Казан май-экстракция заводы” акционерлык җәмгыяте белән алдан төзелгән контракт нигезендә үстерәләр. Агрофирмада рапсның гектарыннан – 19, көнбагыштан 25 центнер уңыш алганнар. “Туган як” агрофирмасында да техник культуралар мәйданын арттыра баралар. 4-5 ел элек кенә рапсны 350 гектарда үстергән булсалар, быел аның мәйданы 850 гектарга җиткән. Киләсе елга 1400 гектарда чәчәргә планлаштыралар. Көнбагыш чәчүлекләре 1200 гектар мәйдан били.

Фото - Pixabay.com

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: