Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ничек яшисең, авыл? Тойгелде авыл җирлеге эшчәнлеге турында

Газетабыз битләрендә җирле үзидарәләр эшчәнлеген яктырткан язмалар әледә-әле басылып тора. Бүген игътибарыгызга Тойгелде авыл җирлеге башлыгы Дамир Минһаҗев белән әңгәмә тәкъдим итәбез. - Дамир Мәүҗетдинович, иң элек җирлекнең бүгенге хәлен бәяләүче күрсәткечләргә тукталсагыз иде. Дүрт авылны берләштерүче Тойгелде авыл җирлеге - районда иң зур җирлекләрнең берсе. Бездә барлыгы 1172 кеше...

Газетабыз битләрендә җирле үзидарәләр эшчәнлеген яктырткан язмалар әледә-әле басылып тора. Бүген игътибарыгызга Тойгелде авыл җирлеге башлыгы Дамир Минһаҗев белән әңгәмә тәкъдим итәбез.

- Дамир Мәүҗетдинович, иң элек җирлекнең бүгенге хәлен бәяләүче күрсәткечләргә тукталсагыз иде.

Дүрт авылны берләштерүче Тойгелде авыл җирлеге - районда иң зур җирлекләрнең берсе. Бездә барлыгы 1172 кеше яши. Шуларның 338 е - пенсионер, мәктәп яшендәгеләр - 120, мәктәпкәчә яшьтәге балалар - 87, эш яшендәгеләр - 559 кеше. Бүген төрле уку йортларында белем алучы 68 студентыбыз бар. Быел җирлектә 3 бала туды, 12 кеше бакыйлыкка күчте. Салымнарны вакытында җыярга тырышабыз. Узган ел, мәсәлән, керемнән салым планы 394 мең 200 сум булып, аның үтәлеше 73 процент тәшкил итте. 198 мең милек салымы җыеп, планны 118 процентка үтәдек. Җир салымын 464 мең урынына 977 мең сум җыйдык. Авыл хуҗалыгы салымы үтәлеше115 процент тәшкил итте.

- Авыл җирлекләренең тормыш-көнкүреше авыл хуҗалыгы формированиеләре эшчәнлегенә турыдан-туры бәйле. Бу яктан караганда сездә хәлләр ничегрәк?

- Билгеле булганча, җирлегебездә эшмәкәрлек нык үсеш алды. "Әюпов" һәм "Нуретдинов" крестьян-фермер хуҗалыклары озак еллар игенчелек белән нәтиҗәле шөгыльләнә. Рамил Әюпов дистәдән артык механизаторны эшле итте. Узган ел эшли башлаган "Намус" агрофирмасы, Ташлыяр авылы ягындагы ничә еллар чәчелмәгән басуларны эшкәртеп, чөгендер, бөртекле культуралар чәчте. Басуларда эш кайнавын, игеннәрнең күкрәп үсүен күреп, күңел сөенә. Агрофирмада сигез кеше үзенә эш урыны тапты.

- Тойгелде кошчылык тармагы үсеш алган җирлекләрнең берсе дә бит әле.

- Әйе, кош асраучы фермерларыбыз артканнан-арта. Алар арасында Разыйф Кәрамов, Ришат Сәйфуллин, Лениза Ситдыйкова, Азат Хөснуллин җитәкләгән крестьян-фермер хуҗалыклары аякларында нык басып тора. Алар үстергән каз, йомырка тавыкларын, бройлер чебиләрен һәм яхшы сыйфатлы итләрне республика районнарыннан, хәтта Россиянең төрле төбәкләреннән килеп алалар.

Иң зур эшкуарларның берсе Фаит Шәйморзин җитәкләгән "Фаиза" кооперативы җирлегебездә һәм якын-тирә авылларда сөт җыю белән шөгыльләнә. Кооперативта җирлегебезнең 15 кешесе эшли. Эшмәкәр җитештерү тармагын тагын да киңәйтә бара. Тойгелде авылында сөт эшкәртү һәм сөт продуктлары җитештерү цехы ачарга ниятли. Җирлекнең тагын 10 лап кешесе эшле булыр дип көтелә. Фаит Шәйморзин - җирлеккә иң күп ярдәм итүче иганәчеләрнең берсе. Өлкәннәр, инвалидлар ункөнлекләрендә, Яңа ел, Сабантуй бәйрәмнәрен үткәргәндә, Рамазан аенда ифтар ашлары уздырганда аның зур ярдәмен тоябыз.

- Дамир Мәүҗетдинович, җитештерүнең башка төрләре белән шөгыльләнүче шәхси эшмәкәрләр дә шактый дип беләбез. Алар белән дә таныштырсагыз иде.

- Эшмәкәрлек хәрәкәтенең башында торучы Сәел Каюмовта бүгенге көндә 5 авылдашыбыз үзенә даими эш урыны тапты. Алар ясаган йорт җиһазлары фабриканыкыннан берни белән дә аерылмый - матур һәм сыйфатлы. Атлас авылында Раил Гайсин җитәкләгән "Атлас" җәмгыяте керамзит блоклар, кое кольцолары җитештерү белән шөгыльләнә. Аларның продукциясен районыбыз халкы һәм күрше-тирә районнар да күпләп ала. "Рива"җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте җитәкчесе Динар Маннанов төрле хезмәтләр күрсәтә. Эшмәкәр 10 кешене хезмәт урыны белән тәэмин итте. Ривалылар җирлек авылларын төзекләндерүгә дә үз өлешләрен кертәләр. Тойгелде авылында паркны койма белән әйләндереп алу, хоккей коробкасы ясау, карт агачларны кисү алар көче белән башкарылды.

Шәхси эшмәкәрләр Илнур Әхмәтҗанов, Гөлчәчәк Сабирова, Илгизә Гыйлфанова, Сәел Каюмов, җирлек авылларында кибетләр ачып, халыкка сәүдә хезмәте күрсәтәләр.

Гаилә фермасы төзеп, сөтчелек тармагында көчен сынап карарга теләгән егетләребезнең берсе Руслан Кәлимуллинның бүгенге көндә 18 баш савым сыеры бар иде. Җитештерүне тагын да киңәйтү максатында 50 баш терлеккә исәпләнгән ферма төзи башлады. Агач яру җайланмалары корып, халыкка төзелеш материаллары әзерләп сатучы Рамил Мөхәммәтханов та, терлек торагы төзеп, күпләп мал асрарга исәпли. Югарыда телгә алынган эшмәкәрләребез, җирлекнең салым базасын формалаштыруда мөһим роль уйнау белән бергә ел әйләнәсе күпме кешене эш белән тәэмин итәләр, сезон вакытында эшләүчеләр саны икеләтә күбрәк тә була әле. Ул гына да түгел, җирлектә үткәрелгән бәйрәмнәргә һәм төрле чараларга даими төстә спонсорлык ярдәме күрсәтәләр.

- Тойгелде җирлегендә гомер-гомергә халык эшле булды, иркен яшәде. Шәхси хуҗалыкларында күпләп мал-туар асрап, гаилә бюджетын тулыландыруга өстенлек бирүчеләр дә бармы?

- Авыл җирендә мал асрамыйча яшәү - яшәү түгел инде ул. Күпләп савым сыеры тотучылар да бар. Ике гаилә сыер торагы төзү өчен хөкүмәттән 200 мең сум күләмендә акчалата ярдәм алды, хәзерге вакытта күпләп сыер асрыйлар. Сөт продукцияләре ясап саталар. Халыктан сөт җыю да яхшы оештырылган. Халык үзеннән арткан сөтен сатып гаилә бюджетына шактый керем кертә. Күпләп сөт сатучылар арасында ярты елда гына да 500 мең сумга якын табыш алучылар бар. Шунысын да әйтеп узарга кирәк: узган ел республика хөкүмәте сыер һәм кәҗә асраучыларга ярдәм йөзеннән - 1 млн 70 мең сум, ат асраучыларга 68 мең сум күләмендә акчалата субсидия бирде.

- Дамир Мәүҗетдинович, җирлектәге проблемаларны хәл итүдә халыктан җыелучы үзара салым акчаларының файдасы зур булуын яхшы аңлыйбыз. Бу уңайдан сезнең җирлектә хәлләр ничегрәк?

- 2016 елда халыктан җыелган 900 мең сум күләмендәге үзара салым акчасын хөкүмәтебез, дүрт тапкыр арттырып, 3 млн 600 мең сум итеп кайтарды. Барлыгы 4 млн 500 мең сум акчаның күп өлеше Тойгелде авылында Сабантуй паркы төзүгә тотылды, балалар өчен уен мәйданчыклары урнаштырылды. Юлларны яңартуга зур игътибар бирелде, яңалары салынды. Карт агачлар киселде, зират коймалары яңартылды. Урамнар яктыртылды, дүрт авылга да энергия саклаучы лампаларны "Агромастер" җитештерү компаниясеннән алдык. Барлык лампалар да вакытка көйләнде, трансформаторларга фоторелелар урнаштырылды. Тойгелде авылының су башнясына пожарный гидрант куйдык һәм су насосын эшләтү басымга көйләүне реле белән тоташтырдык. Бу системада даими рәвештә бер төрле басымны тәэмин итә.

2017 елда да 900 мең сум күләмендә үзара салым акчасы җыелды. Аның хисабына Тойгелдедә урам юллары ремотланды, паркта эш дәвам итте, язын һәм көзен 700 төп агач утыртылды. Тойгелде һәм Ташлыяр авылларында 150 шәр мең сумлык балалар мәйданчыклары куелды. Зиратларның коймаларын яңарту буенча да шактый эш башкарылды. Тойгел зиратына - 470 метр профнастил койма коелды, бу эш Ташлыярда да төгәлләнеп килә. Әнә шулай авылларыбызның йөзен матурайту, төзекләндерү эшендә күмәкләшеп, киңәшләшеп эшлибез. Социаль-көнкүреш өлкәсендә килеп туган проблемаларны җирлек халкы белән бергәләп хәл итәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X