Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Көллияттә укысаң, бай булырсың!

Сарман аграр көллиятенең Мөслимдәге филиалы авыл хуҗалыгы һәм җәмәгать туклануы тармагы өчен бик күп кирәкле кадрлар әзерли. Бүген биредә тракторчы-машинист, пешекче-кондитер, эретеп ябыштыручы һөнәрләрен үзләштерәләр.

       Бу уку елында 46 студент кулларына белгечлек турында диплом алачак. Аларга инде эш урыннары да әзер. Хәрби хезмәтне үтәп кайтканнан соң, аларның 12се – “Туган як”, 6сы – “Август-Мөслим”, тагын 6сы – “Намус” агрофирмасына, 10 яшь белгеч “Агромастер” җитештерү компаниясенә эшкә урнашачак. Пешекче һөнәрен үзләштергән кызлар исә Мөслим, Яр Чаллы, Әлмәт шәһәрләрендәге азык комбинатлары һәм ашханәләрдә хезмәт юлын башлап җибәрәчәк. 
       – Бездә һөнәр үзләштергән егет-кызларның эшсез йөргәне юк. Инде укыган вакытта ук, үзләре практика үткән оешма җитәкчеләре, аларның белемнәрен, эшкә омтылышларын күреп, үзләренә эшкә чакыралар. Көллияттә укучылар үзләренә кирәкле һөнәрне тирәнтен үзләштерәләр дияр идем. Монда аларга үзебездәге лабораторияләр, заман таләпләренә туры килүче яңа җиһазлар ярдәмгә килә, – ди көллият директоры Илмир Яббаров.
       Чыннан да, үзебезнең җирлектә һөнәр алу һәм, укуны тәмамлаганнан соң, эшкә урнашу мөмкинлеге булганда, әти-әниләрнең балаларын читкә чыгарып җибәрү турында уйламыйлар. Ник дигәндә, балаң яныңда, торыр өчен фатир эзлисе, юл чыгымнарын каплыйсы юк. Тагын шунысы да отышлы: читтән килеп укучылар өчен яшәү урыны да бар. Алдагы уку елында тулай торак мәсьәләсе дә хәл итеп бетеләчәк. Бүгенге көндә көллият җитәкчелеге район башлыгы белән берлектә уку йортының киләчәге турында кайгырта, аны финанслау мәсьәләләрен хәл итә. 
       – Көллиятнең техник базасы ныклы һәм күп кенә районнар көнләшерлек. Бездәге укучылар ныклы белем алып чыга һәм киләчәктә үз урыннарын табачагына шигебез юк. Моны инде күпсанлы чакырулар да раслый. Республиканың эре сәнәгать оешмалары – Әлмәт шәһәренең “Татнефть”, Түбән Кама шәһәренең “Танеко” җәмгыятьләре, Алабуганың ирекле икътисад зонасында урнашкан оешма-предприятиеләр безнең укучыларны эшкә чакырып мөрәҗәгать итте. Шулай булгач, көллиятнең алга таба республика күләмендә танылу алачагына ныклы ышаныч бар, – ди Илмир Яббаров.
       – Уйлап карасаң, җәннәт бит монда! Укучыларны килеп алалар, китереп куялар, – дип сөйләп торган иде улы шунда белем алучы райондашыбыз Гөлүзә апа. Чыннан да, бер генә районда да (шәһәрне инде әйтеп тә тормыйбыз!) укучыларны укырга махсус автобуслар белән йөртү оештырылмаган. Бары тик Мөслимдә генә, укучыларга уңайлы булсын дип, биш юнәлештә автобуслар йөри. Бүгенге көндә көллияттә белем алучы 165 укучының 81 авыллардан килеп укый. Аларны көллияткә автобус килеп ала һәм уку беткәч, өйләренә кайтара. 14 укучы исә Минзәлә, Актаныш, Сарман, Азнакай районнарыннан килеп белем ала. Көллият ашханәсендә ашату бушка. Укучыларга көнгә бер тапкыр кайнар аш, икенче аш, чәй яисә компот биреләә. Яхшы укучыларга ай саен стипендия түләнә. Көллият студентларын тагын шунысы куандыра: бүген эшче һөнәре югары бәяләнә. Алар урнашкан оешма-предприятиеләрдә 45-50 мең сум хезмәт хакы алып эшләячәкләр! Әлеге акчаларны кемдер 2-3 ай эшләсә, яшь белгечләрнең шундый акчалар алып эшләүләренә көнләшергә генә кала.
       Аграр көллияттә төрле түгәрәкләр дә эшли. Пешекчеләр, тегүчеләр, токарьләр түгәрәкләрендә теләгән һәркем шөгыльләнә ала. Монда алар үзләре укыган һөнәрләр буенча белемнәрен дә ныгыталар, курсны тәмамлагач яңа белгечлек турында таныклык т алалар. Мисал өчен, пешекчегә укыган кыз бала өстәмә тегүче һөнәрен дә үзләштереп чыга ала, дигән сүз. Моннан тыш, ташламалы шартларда машина йөртү таныклыгына уку мөмкинлеге дә бар. Уку вакытының 2 ел да 10 ай булуын исәпкә алсак, бу чор эчендә студент төп үз белгечлеге буенча диплом, машина йөртү таныклыгы һәм, түгәрәкләрнең берсендә шөгыльләнеп, тегүче, токарь яисә пешекче таныклыгы да ала.
       Күпчелек укучылар, бердәм дәүләт имтиханнарыннан куркып, 9 класстан соң шәһәргә юл тота. Әлеге балаларның шәһәргә киткәнче, үзебездәге көллияттә белем һәм һөнәр үзләштерүләре күпкә отышлырак булыр иде. Һөнәрсез килеш чит шәһәрдә сине беркем дә көтеп тормый. Ә инде белемле һәм һөнәрле яшьләргә кайда да эшләве дә, яшәве дә җиңелрәк.
Мөслимдәге аграр көллияттә укуның тагын бер өстенлекле ягы – кулына диплом алган студентлар имтихансыз Казанның аграр университетына кабул ителә. Быел 4 студент әлеге мөмкинлектән файдаланган. Агарар көллияттә укырга теләге булганнар бүгеннән үк гариза тапшыра ала. Көллияткә 9, 11 классны тәмамлаган егет һәм кызлар кабул ителә.
       Лилия Шәймиева.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев