Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Көл - иң яхшы ашлама

Аңарда үсемлекләр өчен файдалы булган 30га якын минерал бар. Көл белән бигрәк тә кабак, кәбестә, бәрәңге, чөгендер, помидор һәм кыярны тукландырырга кирәк. Көл ике төрле була: мунча миченнән чыккан һәм агачны махсус яндырып эшләнгәне. Икенчесе экологик яктан чистарак. Ни өчен дигәндә, мичтә, утыннан кала, полиэтилен да, пластика да, резина яки...

Аңарда үсемлекләр өчен файдалы булган 30га якын минерал бар. Көл белән бигрәк тә кабак, кәбестә, бәрәңге, чөгендер, помидор һәм кыярны тукландырырга кирәк. Көл ике төрле була: мунча миченнән чыккан һәм агачны махсус яндырып эшләнгәне. Икенчесе экологик яктан чистарак. Ни өчен дигәндә, мичтә, утыннан кала, полиэтилен да, пластика да, резина яки синтетика да янарга мөмкин, алардагы зарарлы матдәләр көлгә дә күчә. Калий бигрәк тә каен агачын яндырудан барлыкка килгән көлдә күп. Интернетта көлне ашлама буларак куллану буенча киңәшләр шактый. Аларны кулланыр алдыннан көлнең күләмен дөрес билгеләргә кирәк. Бер аш кашыгына - 6 грамм, бер стаканга - 100 грамм, ярты литр­лы банкага - 250 грамм, бер литрлы банкага 500 грамм көл сыя. Көлне коры килеш сибәргә дә, суга кушып та файдаланырга була. Су белән кушкан очракта, бер стакан көлне ун литр суга салып болгатыгыз. Кулланыр алдыннан тагын болгатып алырга киңәш ителә. Көлле суны үсемлекнең төбенә сибегез. Көлне төнәтеп тә сибәргә мөмкин. Чиләкнең өчтән бер өлеше кадәр көл салып, аның өстенә чи­ләк тулып җиткәнче кайнар су агызыгыз һәм ике көн төнәтегез. Соңыннан сөзеп алып, үсемлекләргә сибәсез. Төнәтмәне аена ике-өч тапкыр сибә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X