Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ККТ куллану мәҗбүри!

2019 нчы елның 1 июленнән сату иткәндә сәүдә автоматлары файдаланучы оешма һәм шәхси эшмәкәрләр; хезмәт күрсәтүче оешма һәм шәхси эшмәкәрләр; салым салуның патент системасын кулланучы шәхси эшмәкәрләр; ЕНВД буенча салым түләүче оешма һәм шәхси эшмәкәрләр ККТ файдаланырга бурычлы. 

Россия Федераль салым хезмәтенең ТР буенча 11 санлы районара инспекциясе хәбәр итә: исәп-хисап башкарганда барлык оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр контроль-касса техникасын (ККТ) кулланырга бурычлы. “Россия Федерациясендә исәп-хисап башкарганда ККТ куллану турында”гы 54-ФЗ санлы Федераль законда (22.05.2003) каралган очраклар искәрмә булып тора. 
2016 нчы елның 3 июлендә кабул ителгән 290-ФЗ санлы Федераль закон нигезендә оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләрне исәп-хисап башкарганда ККТ куллануны мәҗбүри итү вакыты билгеләнгән. 
2019 нчы елның 1 июленнән сату иткәндә сәүдә автоматлары файдаланучы оешма һәм шәхси эшмәкәрләр; хезмәт күрсәтүче оешма һәм шәхси эшмәкәрләр; салым салуның патент системасын кулланучы шәхси эшмәкәрләр; ЕНВД буенча салым түләүче оешма һәм шәхси эшмәкәрләр ККТ файдаланырга бурычлы. 
2017 нче елның 27 ноябрендә кабул ителгән 349-ФЗ санлы Федераль законда каралганча, ЕНВД һәм патент системасын кулланучы шәхси эшмәкәрләр өчен ККТның һәр данәсенә аны алуга киткән чыгым суммасыннан 18 мең сумнан да артмаган күләмдә салым вычеты кертү каралган. ККТның 2017 нче елның 1 февраленнән 2019 нчы елның 1 июленә кадәр салым органында теркәлгән булуы шарт. ККТ алу буенча чыгымнарга, шул исәптән фискаль накопитель, программа тәэмин итүе сатып алуга, шуларга бәйле эшләр һәм хезмәтләр башкаруга киткән чыгымнар да кертелә. 
Һәр атнаның пән-җешәмбесендә 14.00 сәгатьтә Түбән Кама шәһәре, Шинниклар проспекты, 4 йорт адресы буенча (16 нчы тәрәзә) ККТ куллануның яңа тәртибен аңлату буенча ачык класслар үтә. 
Сораулар белән 8 (8555) 49-35-30 телефоны аша ТР буенча Россия Федераль салым хезмәтенең 11 санлы районара инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә була. Тулырак мәгълүмат www.nalog.ru сайтында. 
Ленар Фәссахетдинов, 
Россия Федераль салым хезмәтенең ТР буенча 
11 санлы районара 
инспекциясе җитәкчесе урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X