Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күкрәк билгесе – егәрлеккә бәя

21 нормативны үз эченә алган ГТО комплексы массакүләм спортны үстерүгә этәргеч бирә.

“Балалар телефон колына әйләнде” дисәләр дә, спорт мәйданчыкларында, спорт залларында шөгыльләнгән егет-кызлар арта бара. Сәламәт яшәү рәвешен сайлап, спортның теге яки бу төре белән шөгыльләнүче үсмерләр бүген ярыша-ярыша ГТО (готов к труду и обороне) нормативларын тапшыра.
Россиядә ГТО нормативларын тапшыру 2014 елдан яңа сулыш алды. Үсеп килүче буынның сәламәтлеген кайгыртып, халыкны спортка, сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү максатында РФ Президенты Владимир Путин тарафыннан ГТО Бөтенсоюз физкультура-спорт комплексы расланды. Хәзер уку йортларына кергәндә дә ГТО нормативларын тапшыруга аерым игътибар бирелә. Спорт белән шөгыльләнү өчен стимул бар, дигән сүз. 100 метр арага йөгерү, урыннан озынлыкка сикерү, турникта тартылу, йөзү һәм башка спорт күнекмәләрендә райондашларыбыз сынатмый. ГТО нормативларын тапшыру ел дәвамында бара.
– Шушы көнәрдә 9-11 класс укучылары өчен ГТО билгеләре кайтты. Аларны чыгарылыш кичәләрендә тапшырырга планлаштырабыз. Билгеләрне 110 укучыга бирү күздә тотыла. Шуларның 97се – алтын билге, – ди районның ГТО берләшмәсе җитәкчесе Илдар Мадъяров.
Бүген җирлегебездә сәламәт яшәү рәвеше алып бару, спорт белән шөгыльләнү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Парк һәм скверларда, балалар уен мәйданчыкларында, мәктәп ишегалларында спорт корылмалары урнаштырылды. “Яшьлек” спорт комплексында аерым ГТО мәйданчыгы эшләнде. Узган ел республика программасы ярдәме белән кайтарылган спорт мәйданчыгында егет-кызлар бик теләп шөгыльләнә.
– Дустым Алия Хәйруллина белән ГТО нормативларын Анапа шәһәрендә тапшырдык һәм алтын билгегә ия булдык. Спорт белән һәркем дус булырга тиеш. Сәламәт яшәү рәвеше алып баручы кеше физик яктан да, рухи яктан да чыдам була, – ди лицей укучысы Айсылу Гарифуллина.
– Бүгенге көндә 557 райондашыбыз ГТО билгеләренә ия. Аларның күбесе – алтын билгесе. ГТО буенча алты баскыч исәпләнә. Мәктәп яше бишенче баскыч белән төгәлләнә. 30 яшьтән алтынчы баскыч башлана. Нормативларны тапшырырга теләүчеләр ГТО сайтында теркәлергә тиеш, аннан соң уен саны билгеле була. Нормативлар махсус ГТО мәйданчыгында тапшырыла. ГТО нормативларын тапшырган өлкәннәр арасында Мөслимнән 73 яшьлек Наил Юлдашевны һәм Баланлы авылыннан 80 яшьлек Фәһим Галәевне әйтергә була, – ди Илдар Мадъяров. 
Теләге булган һәркем ГТО нормативларын тапшыра ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев