Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кәкре каенга терәтмәсеннәр!

Кеше хисабына көн күрергә яратучылар, җиңел акча эзләүчеләр артканнан арта бара. Хәзер алдарлар җиңел схема буенча эш итәләр – кәрәзле телефонга яки “В контакте” социаль челтәренә үзәк өзелерлек эчтәлектәге язма юллыйлар.

Ә сезнең ярдәм сорап язган шундый хатларга юлыкканыгыз бармы? Минем бар. Менә шуларның берсе: “Әнием коточкыч юл һәлакәтенә юлыкты. Баш мие, күкрәк читлеге яраланды, бот сөяге сынды. Күпме булдыра аласың, ярдәм ит, зинһар!” Сыйныфташым әнисенең диагнозы язылган медицина белешмәсе, аны дәвалау суммасы, табибның имзасы куелган, хастаханә мөһере сугылган фото килеп төште. Ул вакытта аның әнисен жәлләүләрем! Җитмәсә авария урыныннан видео кебек әйбер дә беркетелгән. Бер генә нәрсә шикләндерде – акча күчерүне сорап җибәрелгән телефон номеры сыйныфташымныкы түгел! Берничә банк картасы күрсәтелү дә язылган хатның дөреслегенә шик тудырды. Аларның кем исеменә беркетелгән булуы билгесез иде. “Кеше телефоныннан әллә ниләр эшләп ятмагыз, полициягә хәбәр итәм!” – дип язуым булды, теге кеше берничә минут элек кенә җибәргән смс-хәбәрләрне бетереп тә куйды. 
Социаль челтәрләр аша акча эшләү ысулын караклар үз итә. Кешеләрнең беркатлы булуыннан файдаланып, кайберәүләрнең тиенләп җыйган акчаларына хуҗа була да куя алар. 
– Узган ел, өч мошенниклык очрагы теркәлеп, алар буенча җинаять эшләре кузгатылды. Шуларның берсе – социаль челтәр аша акча талау очрагы. Бер райондашыбыз, якын кешесен бәладән коткарам дип, күрсәтелгән исәп-хисап счетына акча күчергән. Әлеге танышы белән элемтәгә кергәч кенә алдануын аңлап алган. Бу вакытта эш узган була инде. Бүгенгәчә каракларның кем булуы ачыкланмаган, – ди район эчке эшләр бүлегенең җинаятьләрне эзләү бүлеге җитәкчесе Булат Җамалиев. 
Агымдагы елның март аенда тагын бер җинаять эше кузгатылган. Үзен банк хезмәткәре дип таныштырган берәү, 45 яшьлек хатынның телефонына шалтыратып, банк карталарының блокланган булуы турында хәбәр итә. Тегесе, ышанып, шалтыратучыга карта мәгълүматларын әйтеп бирә. Шалтыратучы башка банк карталары турында да җентекләп сорый, алары турында да белешмә алгач, элемтә өзелә. Үзен “банк хезмәткәре” дип таныштыручы эшне тиз тота. Теге ханым исә банк карталарыннан 35 мең сум акча югалгач кына, алдарлар кармагына эләгүен аңлап ала. Полиция хезмәткәрләре тикшерү үткәргәч, мошенникның Украинадан ук шалтыратуын ачыклый. Кызганыч, башка төрле мәгълүмат бирелмәгән. 
Мошенниклык буенча җирлегебездә күптән түгел генә тагын бер очрак теркәлде. 80 яшьлек хезмәт ветераны өенә газ датчигы куйдырган. 250 сумлык әлеге җайланманы бабайга 12 мең (!) сумга урнаштырып киткәннәр. 
Газ җайланмасын урнаштырган кешенең Яр Чаллы шәһәре кешесе булуы да мәгълүм. Ләкин бу очракта җинаять эше кузгатып булмый икән! Чөнки бабай, үзе риза булып, акча биргән, хезмәт өчен түләү турында килешү төзелгән. Үз кулың белән биргән акчаларны бу очракта да кире кайтарып булмый. Прокуратура җинаять эше кузгатуны сорап язган гаризаны кире каккан. Кызганыч, менә шундый хәлләргә дә тап булабыз. Халык үзе аң булсын иде! – ди Булат Җамалиев. 
Алдарларның кармагына күп очракта өлкәннәр эләгә. Бар нәрсәгә ышанган, кешенең кайгысын да, шатлыгын да үз йөрәге аша кичерергә өйрәнгән буын, ни кызганыч, мошенниклар турында хәбәрдар түгел. Көне буе диярлек интернет челтәрендә утырган яшьләр дә кайчагында аздан гына алдарлар капкынына эләкми кала. Уяу булыгыз, якыннарыгызга да янәшәбездә генә мошенниклар булуы турында сөйләргә онытмагыз! Кемдер соравы буенча каядыр акча күчергәнче, “Җиде кат үлчә, бер кат кис” дигән мәгълүм халык мәкален онытмагыз. Башта акча сораучы белән элемтәгә керегез, сөйләшегез, аннан соң гына ярдәм итәргә ашыгыгыз! Кәкре каенга терәтмәсеннәр үзегезне! 

Лилия Шәймиева. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X