Мөслим-информ

Күкләр алган гомер

10 октябрь көнне Минзәләдә булган авиаһәлакәт һәркемне тетрәндергәндер.

22 парашютчы утырган L410 самолетының һәлакәткә очра­вын һәм 16 кешенең һәлак булу­ын һәркем ишеткәндер. Һәлак булучылар арасында районда­шыбыз Илнар Гайфуллин да бар. Авиаһәлакәттә төрле җәрәхәтләр алган алты кеше исән кала.

11 октябрь Татарстанда матәм көне дип игълан ителде. Шушы көнне якыннары Илнарны җирләде. Илнар белән хушлашырга килүчеләр бик күп иде. Бу аңлашыла да, һәркемгә ярдәм итәргә атлыгып торган, йөзеннән ел­маю китмәгән Илнарны һәркем бары яхшы яктан искә ала.

– Апасы белән Илнарның яшь ара­сы 1,5 кенә ел. Илнар шулкадәр ты­ныч бала булды, елап интектергәнен гел хәтерләмибез. Мәктәптә дә яхшы билгеләргә генә укыды. Әле фаҗига булыр алдыннан гына улымның көндәлеген таптым. Балалары тугач: “Менә әтиегез ничек әйбәт укыды!” – дип күрсәтермен, дип уйлаган идем. Насыйп булмады, – ди Люция апа, күз яшьләренә буылып. – Йөрәк бу югал­туны һаман кабул итә алмый. Уйлар­дан арыныйм дип, улым яраткан бал­лы торт пешерергә булдым әле. Ил­нар: “Әнием, аны берәү дә синең кебек пешерә белми”, – дип әйтә иде.

– Ишегалдында да йөгереп кенә йөри иде улыбыз. “Әкренрәк йөр, кая ашыгасың?” – дигәч: “Өлгерергә кирәк, әти!” – дип җавап бирә иде. Безне эшләтәсе килмәде, бөтен эшне дә үзе башкарырга тырышты. Аш-су бүлмәсен җыештырырга, идәннәрне юып алырга да авырыксынмады. Илнарның юклыгы җанны авыр таш булып басты. Бала кайгысын берәүгә дә кичерергә язмасын! Бу хәсрәт мәңге онытылмый, – ди Илдар абый.

8 октябрь көнне Илнар тормыш иптәше Альбина белән әниләренә ку­накка кайта. Мунча кереп чыккач, Ил­нар ашыга-ашыга якыннарына туй фотосурәтләрен җибәрә. Яңа гына әзер булган фотоларны якыннары белән бүлешәсе килә Илнарның.

– Илнар белән моннан алты ел элек 24 октябрь көнне танышкан идек. Бик ярдәмчел, киң күңелле, миһербанлы кеше иде хәләлем. Очрашкан вакытла­рыбыз, бергә үткәргән көннәр, еллар татлы төш булып истә калыр. Миңа багышлап шигырь дә язган иде. Гел ярдәм итәргә атлыгып торды. Ми­нем өчен ышанычлы, тугры ир, әти- әнисе өчен кадерле бала иде Илнар. Узган елның 4 августында – никахы­быз, быел 7 августта туебыз булды. Бәхетебезгә күзләр тидеме, озак еллар бергә яшәү насыйп булмады. Аның кебек яхшы кешеләр, күрәсең, теге дөньяда да кирәктер, – ди тормыш иптәше Альбина.

Якыннары Илнарның чиста, пөхтә, гадел булуын ассызыклый. Мун­ча керергә яраткан егет үзе дә саф күңелле булган. Әнисе сөйләвенчә, Илнар һәрвакыт юлда булган, “Га­зель” белән заказга йөргән. Кемгә – бозау, кемгә – бодай, кемгә төзелеш материалы яки башкасы кирәк, Илнар һәркайсына ярдәм итәргә ашыккан.

– Без Илнар белән мәктәп елла­рыннан ук таныш идек. 5 класста укыганда актив укучыларны Әлмәт шәһәренә экскурсиягә алып барды­лар, шунда карусельдә әйләнгәндә та­ныштык. Шуннан бирле аралашып яшәдек. Икебез дә “Газель”дә йөрдек, икебез дә туган җиребездә калдык. Илнар оптимист, көчле рухлы, шат күңелле булып һәрвакыт күңелләрдә сакланыр, – дип искә ала Метрәйдән Рүзәл Минһаҗев.

Мөслим лицеенда 9 сыйныф­ны тәмамлагач, Илнар укуын Яр Чаллы шәһәренең автомехани­ка көллиятендә дәвам итә. Аннары Әлмәт шәһәренең нефть институтын­да укый. Уку белән беррәттән “Шиш­моил” нефть оешмасында эшли. 2016 елда укуын тәмамлый һәм 2017 елда Себердә эшли башлый. Магистрату­рада укуын Ижевскида дәвам итә. 12 октябрь көнне райондашыбыз диплом алырга тиеш булган...

– Илнар парашюттан сикерү хыя­лы белән янды. Иртәгә очасы дигән төнне тынычсыз үткәрсә дә, эчендәге куркуын җиңеп, сикерергә теләде. Бу теләге аның күптәннән бар иде инде. Без аның сикерүенә каршы идек. Улыбызның фаҗигагә юлы­гуын кодагый хәбәр итте. Без аны реанимациядә дип уйладык. Исән генә булсын, дип теләдек. Ләкин яз­мышлардан узмыш юк икән. Гомере беткән балакаебызның. Бик елыйсы килсә дә, әтисе белән үзебезне кул­да тотарга тырышабыз. Илнар тор­мышны ярата иде. Елап, аның рухын рәнҗетмик дип, бер-беребезне шулай юатып яшибез әлегә, – ди Люция апа.

Илнар әти-әнисе белән даими хәбәрләшеп торган. “Әни, мин – юлда”, “Әни, мин кайтам”, “Әни, мин кай­тырга кузгалам” кебек кыска хатлар­ны әни кеше телефоныннан кабат-ка­бат укый. Күрше-күлән дә бик яраткан аны. Күршеләре Мөршидә апа: “Ил­нар улым юлга кузгалды бугай, дога укыйм әле”, – дип, гел дога укып кала иде, диләр.

Олыны – олы, кечене кече итә белгән егетнең күңелендә начар уй­ларга урын булмаган. Бөтен кеше­не дә “безнең туган” дип йөргән Ил­нар. Туган ягын яраткан Илнар, Киров өлкәсеннән, Себер якларыннан йөреп кайткан саен: “Әй әни, матур да соң безнең Мөслим! Үзе чиста, үзе төзек, үзе рәхәт! Бигрәк бай яшибез! Өйдәге рәхәтлеккә җитми инде!” – дип әйтә торган булган.

– Илнарның парашютта сикерү теләген белеп, аны бу уеннан кайта­рырга теләдек. Сикерергә җыенуын белмәдем, һичшиксез, сикермәскә күндергән булыр идем. Илнар үләр ал­дыннан атна дәвамында сәер төшләр күрдем. Аларны яхшыга юрыйсым килде. Соңгы төшемдә әти белән Ил­нарны шат итеп күрдем һәм “бары­сы да яхшы булыр” дип уйладым. Ун көн буе иртәнге намаз вакытында – азан тавышы яңгыраганда тәрәзәгә чыпчык килде. Көндезге намаз вакы­тында кошчык тагын тәрәзәгә килде. Төштән соң тәрәзәмә песнәк килеп кунды. Кошлар тәрәзәгә килсә, хәбәр алып килә, диләр. Ләкин бу хәбәрнең җанөшеткеч буласын белмәдем, – ди Лилия.

Лилиянең фатирында мистик хәлләр күп булган. Тәрәзә төбендә торган ваза тик торганнан төшеп ва­тылган, улының телефон-сәгате эз­сез югалган, тәлинкә пыяла өстәлгә төшеп чатнаган... Ә Илнар, үләр ал­дыннан, үзенең күпер аша чыгуын һәм Ык суының кибеп, төбе күренеп торуын күргән. Бу төшне ул әтисенә дә сөйләгән. Үләренә берничә көн кала кеше, сизенеп, боегып йөри, диләр. Илнарның да ут янып торган күзләрендә нур бетте, ди апасы.

– Кайгы күргән кешеләрне их­ластан жәлли иде улыбыз. Спортны үз итте. Буровойда эшләгәндә дә Яр Чаллыда узган хоккей ярышларында катнашты. Фаҗигадә “бәлкем, исән калгандыр” дигән уй гәүдәсен алып кайтканчы пыскып, өмет биреп тор­ды. Күмәр алдыннан да ачып карама­дык. Безнең өчен ул әле дә исән ке­бек. Ишек ачылыр да, Илнар улыбыз елмаеп килеп керер төсле, – ди Ил­дар абый.

– Улыбызны озатырга бихи­сап күп кеше килде. Авыр вакыт­та яныбызда булган һәркемгә чик­сез рәхмәтебезне җиткерәм. Берәүгә дә бала кайгысы күрергә язмасын Ходаем! Илнарыбызның урыннары җәннәттә, караңгы гүрләре якты бул­сын! – ди әнисе Люция апа.

Лилия Шәймиева.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: