Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әкияти тамаша. Фоторепортаж

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Казан шәһәре парклар һәм скверлар дирекциясе “Шәһәрдә әкиятләр” проектын тормышка ашырды.

Узган елның 29 декабреннән 2020нче елның 7 гыйнварына кадәр урам театры республиканың 16 торак пунктында чыгыш ясады. Арча, Яр Чаллы, Алабуга, Мамадыштан соң 1 гыйнвар көнне артистлар Мөслимгә килде. “Мөслим йөрәге” скверына җыелган тамашачыларга “Кар бабайлар” постановкасы тәкъдим ителде. Казан театр училищесы студентлары урамда чыгыш ясау сәнгатенә, клоунадага, пантомимага һәм пластикага “Высокие братья” Мәскәү театры артистлары һәм режиссерларыннан өйрәнгән.

“Кар бабайлар” – Яңа ел спектакле, самими һәм ачык күңелле кешеләр белән бергә тудырылган күренеш. Мөслим тамашачысы Кар бабайларны җылы каршы алды, аларның һәр хәрәкәтен кызыксынып күзәтте. Тамаша карарга күпләр балалары белән килгән иде. Әмма күренеш өлкәннәр өчен дә кызыклы булды. Шуңа күрә алар гади тамашачы гына булып калмады, уенга бик теләп кушылды. Элеккеге әкиятләрдән килгән “Кар бабайлар” да хәзер заманнан калышмый – соңыннан алар тамашачылар белән фотога төште.

Мөнирә Арсланова.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев