Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кияүгә чыгу ничә яшьтә дөрес?

Бу сорауга, мөгаен, һәр кешенең үз җавабы, үз фикере бардыр. Чыннан да, бу шәхси мәсьәләне һәркем үзенчә хәл итә. Ике очракта да уңай якларны һәм шул ук вакытта тискәреләрен табарга мөмкин бит. Нечкәлекләргә кагылмыйча гына, фикерләр һәм нәтиҗә ясауны кызларның үзләренә калдырыйк. Сүзем, 2 ноябрь кичендә сәгать 17:20 дә РИУда...

Бу сорауга, мөгаен, һәр кешенең үз җавабы, үз фикере бардыр. Чыннан да, бу шәхси мәсьәләне һәркем үзенчә хәл итә. Ике очракта да уңай якларны һәм шул ук вакытта тискәреләрен табарга мөмкин бит. Нечкәлекләргә кагылмыйча гына, фикерләр һәм нәтиҗә ясауны кызларның үзләренә калдырыйк. Сүзем, 2 ноябрь кичендә сәгать 17:20 дә РИУда шәкертләр арасында фикер алышу буенча Хатын-кызлар берләшмәсе ярышы узуы турында булыр. Монда югарыдагы сорауга дәлилләнгән фикерләр эзләнде. Җавап табарга тырыштылар дию ялгыш булыр, чөнки мөселман галимнәренең бу сорауларга җаваплары бар инде. Максаты: РИУ студент кызларының сөйләм сәләтләрен үстерү иде. Чара күңелле генә башланып китте. Алты кыз ике төркемгә бүленеп, үзләренең фикерләрен дәлилләп чыгыш ясады. 20 дән соң кияүгә чыгу яхшырак, дип санаучы команданың исеме «Караш», ә 20 гә хәтле диюче команданың исеме «Кыйммәтле таш» иде. Фикер алышканда төп кагыйдәләрдән тайпылырга ярамый, дигән таләп куелды. Алар өчәү иде. 1. Катнашучылар чыгыш ясаганда бер-берләрен бүлдерергә тиеш түгел. 2. Шәхси сораулар бирү тыела. 3. Чыгыш ясау вакыты билгеләнгән регламенттан артырга тиеш түгел. Жюри вәкилләре һәм тамашачылар тарафыннан кызларның үз фикерләрен дәлилләп аңлата белүләре бәяләнде. 20 дән соң диючеләр «Күпләр бик яшьли кияүгә чыгып ялгыша. Алар еш кына гаилә коруның максатын аңлап бетерә алмый. Дөньяга «ал күзлек»тән карап, хыяллар белән генә яшәүләре аларга комачау итәргә мөмкин,» - дип улый. «Шуңа да азрак тәҗрибә туплап, дини һәм дөньви гыйлем алганнан соң никах турында уйларга кирәк. Бу исә булачак ана кеше өчен дә мөһим. Баласын тәрбияләгәндә дә үзенә җиңелрәк булачак,» - диде. «Кыйммәтле таш» дип исемләнгән каршы як төркем әһелләренең фикерләре түбәндәгечә: «Яшь шәхесне тәрбияләү ир кешенең үзе өчен дә яхшырак. Яшь, чибәр вакытта гаилә корганнарның 20 дән соң, балалары булгач та белем алырга вакытлары җитәрлек. Монда бернинди дә киртәләр юк. Хатын-кыз пешерә, җыештыра белә икән, аны кияүгә бирергә дә була. Яшь организм нәселне дәвам итүдә дә яхшырак булуын да исәптә тотарга кирәк», - дип саный. Икенче раундта исә кызлар бер-берләренә сораулар яудырды. Мәсәлән, «Кыйммәтле таш» командасы кызларының: «20 дән соң инде формалашкан шәхеснең холкы гаилә тормышына начар тәэсир ясамыймы?» - дигән соравына «Караш» кызлары: «20 хәтле кыз егетне, ул миңа ошый һәм мин аңа гына кияүгә чыгарга телим, дип сайларга мөмкин, ә 20 дән соң кызның теге яки бу мәсьәләгә үз карашлары, азмы-күпме тормыш тәҗрибәсе була. Шуңа да ул тирәннәнрәк уйлап гомер юлдашын сайлыячак», - дип җавап бирде. Өченче раундта тамашачылар үз сорауларын бирде. Һәр команда өчен өчешәр сорау яңгырады. Соңгы дүртенче раундта исә нәтиҗә ясалды. Жюри вәкилләре: проректор Марат Гыйльманов, гарәп теле укытучысы Айгөл Антонова, өлкән укытучы Омри Акила бертавыштан «Караш» командасы кызларына тавыш бирде. Тамашачылар тарафыннан 6 тавыш «Кыйммәтле таш» командасына, 9 тавыш «Караш» командасына бирелде. «Һәр ике команда да фикер алышуга яхшылап әзерләнгән, дәлилләргә таянып үз сүзләрен әйтте, пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.в.) нең хәдисләрен китерде һәм күркәм рәвештә чыгыш ясый алды», - дип әйтте М. Гыйльманов - «Шулай да, «Караш» командасы кызлары дәлиллерәк фикерләр китерде һәм алар бу ярышта җиңүчеләр булырга лаек, дип саныйм», - диде ул. Искә төшерү мәслихәт: монда 20 дән соң кияүгә чыгу дөрес яки 20 хәтле чыгу кирәк, дигән сорауга җавап эзләнмәде, тавыш бирүчеләр дә бу мәсьәләгә үзләренең шәхси фикереннән чыгып карамады. Төп максат: кызларның аңлаешлы итеп, дәлилләргә таянып чыгыш ясый белүләре иде. Иң ахырда нәтиҗә ясап, иң мөһим сүзләр әйтелде. Ничәдә булса да кияүгә чыгарга һәм бәхетле булырга кирәк. Ә кайвакытта кулайрак икәнен һәр кеше үзе сайласын, дигән сүзләр яңгырады. Чыннан да, еш кына без үз бәхетебезне үзебез коручылар булып торабыз. Ләкин Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә язган тәкъдир дә бар бит әле. Шуңа да, һәр яңа туган көнебезне башлаганда Аннан ярдәм сорап, дөрес юлны күрсәтүне, юлыбызда бары яхшы бәндәләрне генә чыгаруын теләү мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев