Мөслим-информ

Кителгән бәхет

Календарь буенча кышның соңгы көннәре булса да, тышта әле яз килгәнгә бернинди ишарә дә юк. Бер-ике көн җылытып тора да тагын суыта. Көндез ныклап җылытып җибәрә дә, кояш тагын каядыр китеп югала... Яз кояшына алданып, Рәвилә дә кышкы тәгәрмәчләрен март ахырында ук җәйгегә алыштырды.

– Сыерчык бураннары буласы бар әле. Ашыкмыйсыңмы, кызым? Гел юлда бит үзең, җитешер идең әле! – диде Нәсимә, кызын үгетләп. 
– Әни, җитте инде. Бала-чага түгел бит мин, һаман өйрәтәсең. Кышкы “шипы”лар ашалып, коелып бетә аннары. Юллар чип-чиста. Авыл эчендә йөрмим бит мин, трассадан җилдерәм. Юкка борчылма, – диде кызы. 
Әтисе туган көненә алып биргән чит ил машинасын Рәвилә күз карасы кебек саклап, тузан бөртеге дә кундырмыйча, юып, тәртиптә генә тотты. Машина йөртү стажы 7 ел аның. Юлда кул күтәреп торган әби-чәбине, яшь баласын җитәкләгән әниләрне беркайчан да утыртмый киткәне булмады. Юл өчен биргән акчаларын да кире үзләренә тоттыра иде... 
– Акчасы булган кеше узгынчы машинага кул күтәреп тормас. Миңа Ходай икенче яктан бирер. Бүген дә ике балалы бер апаны утыртып кайттым әле. Чаллыдан ук утырганнар иде, Мөслим борылышында төшеп калдылар, – диде Рәвилә әти-әнисе белән чәй эчкәндә. 
Кызының эштәге хәлләрен сорашкач, әти кеше ишегалдына вак-төяк эшләр караштырырга чыгып китте. Әнисенең кочагына ук сыенып утырган Рәвилә, 27 яше тулып китсә дә, туган йортында үзен һаман кечкенә сабый кебек хис итә. Йөргән егете белән аралары дуслык дәрәҗәсеннән артмагангамы, ялларда кыз әти-әнисе янына кайтуны артыграк күрде. Бу атнада да нәкъ шулай булды. Кибеттән тәм-томнар алды да якыннары янына ашыкты. Кайтуын кайтты, ләкин шәһәр хастаханәсенең терапия бүлегендә шәфкать туташы булып эшләгән Рәвиләне төнге кизүгә чакырып шалтыраттылар. 
– Әнием, юлга кузгалырмын инде. Төнгелеккә эшкә чакырып шалтыраттылар. Бәлешне көтеп тормыйм, – диде Рәвилә. 
– Буранлап та тора кебек... Әллә минем “Жигули” белән генә китәсеңме соң, кызым? Ни дисәң дә, кышкы тәгәрмәчләр. Ышанычлырак булмасмы дим... – диде әтисе. 
– Тышта декабрь түгел бит, әти-иии!!! Мөслим-Чаллы арасы күп дигәндә, бер сәгать тә 20 минутлык юл. Ашыкмыйча гына барырмын. Аннары синең страховкаңа да кермәгән бит мин, штраф салыр юлдагы абыйларың, – диде кызы. 
– Хәерле юллар булсын, балам! 
Нәсимә апаның гына кызын беркая да җибәрәсе килмәде. Нидер сизенгәндәй, пошаманда калды ул. Кызының машинасы күздән югалганчы белгән догаларын укыды, имин юллар теләде. 
...Рәвилә юлда өлкән яшьләрдәге күшегеп беткән апаны утыртты. Хәйран гына сөйләшеп бардылар. Шәһәргә оныгын карашырга баручы юлдашы белән әллә кайчангы танышлар кебек сөйләштеләр. Күз күреме шактый начарайды, юл борылышы да шәйләнми башлады. Таныш юлдан ничәмә-ничә тапкыр узган Рәвилә бу юлы каушады, куллары буталды... Кискен борылышны абайлаганда инде соң иде... Рулен кисәк борды да, машина нәкъ шул юлдашы утырган ягы белән юл читенә төшеп капланды. Берара аңсыз яткан Рәвилә кәрәзле телефонын эзләде, ашыгыч ярдәм чакырды. 
Узгынчы машиналар кичектергесез хезмәтләргә шалтыратырга өлгергәннәр иде инде. Пассажир хатынны ашыгыч ярдәм машинасы алып китте. Рәвиләне табиблар “Күлмәктә туган” диделәр. Тик пассажирның гына хәле бик авыр иде. 
Башы бәрелгән, күкрәк читлеге җәрәхәтләнгән, аяк-куллары сынган хатында пневмония барлыкка килә. Табиблар ничек кенә тырышсалар да, юл-транспорт һәлакәтенең өченче көнендә ул Яр Чаллы шәһәренең ашыгыч ярдәм хастаханәсендә җан бирә. 
...Суд залы. Анда Рәвиләнең иң кадерле кешеләре – иңнәренә төшкән хәсрәттән чәчләре тагын да ныграк чаларган, гәүдәләре кечерәеп калган әти-әнисе утыра. “Үткән көнгә кире кайтып, ялгышларны төзәтеп булса икән”, – дип уйлады Рәвилә. Ул көнне йөз сәбәп табар, ләкин машинасы белән шәһәргә кузгалмас, кузгалган очракта да, юлда туктап, кеше утыртмас иде... Йөрәктәге бу яра белән аңа әле гомер буе яшисе бит! 
– РФ юл хәрәкәте кагыйдәләренең 10.1 пункты нигезендә, машина йөртүче транспорт чарасын, хәрәкәт интенсивлыгын, транспорт чарасы һәм йөкнең үзенчәлекләрен, һава торышын исәпкә алып, билгеләнгән чикләрдән артмаган тизлек белән алып барырга тиеш... Юл һәм метеорологик шартларны исәпкә алып, транспорт чарасы хәрәкәте даими контрольдә тотылырга тиеш... Машина йөртүче, хәрәкәт өчен куркыныч тууын ачыкласа, тизлекне киметү, хәтта транспорт чарасын туктату чарасын күрергә тиеш. Иптәш Хәйруллина юл борылышын бик соң күргән, рулен кисәк борган һәм юл читенә төшеп киткән. Саксызлык аркасында кеше үлеменә китергән очрак бу. Ләкин зыян күргән якның эшне тәмамлау турында сорап язылган гаризасы нигезендә, Рәмилә Хәйруллина җаваплылыктан азат ителә. Аның беренче мәртәбә шушындый авыр җинаять кылуы һәм килгән зыянны тулысынча каплавы да исәпкә алынды... 
Хөкемдарның авыр чүкече әллә өстәлгә төште, әллә йөрәккә... “килгән зыянны тулысынча каплавы да исәпкә алынды...” дигән сүзләрне генә аңлап җиткермәде әти кеше. Үлгән кешене кайтарып булмый бит инде! Ничек зыяны капланырга мөмкин? Кызының кулларына богау кидерерләр дип көткән әни кеше җиңел сулап куйды. “Оныгымны карашырга барам”, дип, сумка-сумка күчтәнәч күтәргән апа гына Рәвиләнең күз алдыннан бик озак китмәс әле... 
Игътибарсызлык, саксызлык аркасында якыннарын югалтучылар, кызганыч, аз түгел. Юлларда игътибарлы, сак булсак иде! 
Исемнәр үзгәртеп бирелде. 
Лилия Шәймиева.

Фото– Рixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: