Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Китапларда – Вәрәшбаш авылы тарихы

Үтә гомер, кала хәтер... Үткәнебезне, җилегебез тарихын өйрәнүдә мәктәбебездәге "Туган як" музееның дәвамлы эшчәнлеге мөһим роль уйный. Музей 1994 елның октябрь аенда оешты, әмузей статусы 1998 елда бирелде. Аңа 41 ел гомерен балалар укытуга багышлаган, халык мәгариф отличнигы, югары белемле укытучы Мөнирә апа Чербаева нигез салды, рәссамы - Галимҗан Мәгъдиев....

Үтә гомер, кала хәтер...

Үткәнебезне, җилегебез тарихын өйрәнүдә мәктәбебездәге "Туган як" музееның дәвамлы эшчәнлеге мөһим роль уйный. Музей 1994 елның октябрь аенда оешты, әмузей статусы 1998 елда бирелде. Аңа 41 ел гомерен балалар укытуга багышлаган, халык мәгариф отличнигы, югары белемле укытучы Мөнирә апа Чербаева нигез салды, рәссамы - Галимҗан Мәгъдиев. Бүгенге көндә музейда йөздән артык экспонат бар. Барлык экспонатларга да инвентарь номерлары сугылган, инвентарьлар китабы исемлегенә теркәлгән. Шунысын да әйтергә кирәк: музейны оештырганга кадәр эзләнү-тикшеренү эшләре алып барылган, кызыклы экспозицияләр булдырылган.

Бүгенге көндә музейда биш бүлек эшли, аларның һәрберсенә экскурсоводлар билгеләнде. Һәр бүлекнең темасына туры китереп, бик күп һәм бай материал тупланган. Авыл тарихы язылган стенд, җирлек һәм мәктәп тормышына багышланган альбомнар, авылдан чыккан күренекле кешеләрнең фоторәсемнәреннән стенд, мәктәптә эшләгән укытучылар турында мәгълүматлар, авылның үткәне һәм бүгенгесе турында газета-журнал битләрендә дөнья күргән мәкаләләр елъязма булып сакланалар.

Музей тулыландырып торыла. Узган уку елында инглиз теле укытучысы Зөлфия Фатихова 20 дән артык экспонат тапшырды. Мәктәп директоры Ләйсән Равилевна музей экспонатларын урнаштыру өчен кулдан эшләнгән бизәкле шкаф бүләк итте. Музейда ташка әйләнгән агач кисәге, кул тегермәне, тимер котелок кебек кызыклы экспонатлар бар.

40 елдан артык гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган лаеклы ялдагы укытучы Тәзкирә апа Низамиева авылыбызның "аяклы үткәне" дисәк, һич тә ялышмабыз. Аныңкомпьютерда эшләп бастырылган авыл тарихын чагылдырган 11 китабы музейда иң кадерле истәлек булып саклана. Бу китапларны Вәрәшбашта гына түгел, районнан, республикадан читтә яшәүчеләр дә соратып алалар. "Авыл тарихы" китабында Вәрәшбашның тарихы, барлыкка килүе, колхоз оешкан еллар турында бәян ителә. Бөек Ватан сугышы һәм аннан соңгы еллар турында да бик күп мәгълүмат белергә була.Авылыбыз табигатененең матурлыгын авылда яшәүче кешеләр шигырь-хикәяләрдә чагылдырган. Алар да бу китапта урын алган. Вәрәшбаш авылы халкы, авылның мәдәнияте, бүгенгесе турында да күп кенә материал бирелгән. Социаль һәм экологик торышына да анализ ясалган.

"Авылның микротопонимикасы" китабында Тәзкирә апа җирлегебездәге атамалар бирелгән урыннарның килеп чыгу тарихын тасвирлаган. Ул атамаларда бик кызыклы һәм гыйбрәтле язмышлар чагылдырылган.

Авыл җирендә һәр кешенең диярлек кушаматы бар. Бу бик үк әдәпле гамәл булмаса да, кайчакта файдасы да тия. Бигрәк тә авылда бер үк исемдәге кешеләр күп булганда. Кушаматлар кайчан барлыкка килгәндер, анысы хәзергә билгесез. Шунысы бәхәссез: аларда халкыбызның үткәне чагыла. Тәзкирә апа "Кушаматлар тарихы" дип исемләнгән китабындабезгә шуларны тәкъдим итә.

"Ирекле балалары" китабында исә юкка чыккан Ирекле авылы кешеләре турында сүз бара. Бу авыл 1928 елда Вәрәшбаштан күчкән гаиләләрдән барлыкка килә. Таркалуы 1972-1973 елларга туры килә. Чөнки анда электр кертелмәгән, су да булмаган. Ә урнашкан җире искиткеч матур: ике ягыннан челтерәп кенә инеш агып ята. Яр буйларында шомырт агачлары үсеп утыра. Бу авыл тарихы турында музеебызда махсус альбом бар. Ә китапта Ирекле авылының балалары барланган.

"Авылымның урамын кабат-кабат урадым" дигән китабында Тәзкирә апа Вәрәшбаш авылы урамнары турында истәлекләр туплап бирә. Урамнарга рәсми исемнәр бирелгәнче, халык авыл урамнарын үзләренчә атаган. Хәер, хәзер дә кешеләр 1 май урамы дип сөйләшми, ә аръяк дип кенә әйтә. Бу китап өч өлештән тора: "Сазлык урам", "Олы урам", "Бәләкәй урам". Бу китапларда монда элек яшәгән һәм хәзер яшәүче кешеләр исемлеге бирелгән, алар турында кызыклы истәлекләр тупланган.

"Вәрәшбаш - мөгаллимнәр авылы" китабында Вәрәшбаш авылында туып-үскән, шушы авылда эшләгән, гомумән, Вәрәшбашка тамырлары барып тоташкан укытучы-тәрбиячеләр турында мәгълүмат бирелә."Мәчетләр тарихы" китабында исә авылда булган мәчетләр тарихы тупланган. 1817 елда Вәрәшбашта 184 йорт булып, аларга 2 мәчет, 3 кибет, 1 су тегермәне хезмәт күрсәткән.

Бөек Ватан сугышында изге җиребезнең иминлеге өчен гомерен дә кызганмаган каһарманнар һичкайчан онытылмас. Хәтер китабының 17 нче томында Мөслим районы Вәрәшбаш авылыннан сугышта һәлак булган 104 кешенең исеме теркәлгән, гәрчә аларның саны 173 булса да. Ә сугышка китүчеләрнең саны 322 булган. Авылда бу кешеләрнең туганнары бармы, төп нигезләре кайда булган? Бу мәгълүматлар, туганнарыннан башка, беркемгә дә билгеле түгел. "Мәңгелеккә китеп баручылар" исемле китабында сугыш каһарманнары турында, җиңү белән кайтып, Вәрәшбаш авылы зиратында җирләнгән авылдашлары турында белгәннәрен бәян итә Тәзкирә апа. Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан да Тәзкирә апа авылдашларына зур бүләк ясады: "Сугыш чоры балалары" дигән китап язып, исемлектә булган кырыктан артык кешегә таратты ул аны.

Моннан тыш "Исме-Әгъзам һәм аларның Вәрәшбаш авылында таралышы", "Халык педагогикасы" китапларын да язды Тәзкирә апа. "Хәтердән дә бөек байлык юк!" - дип, эшчәнлеген туктатмый хөрмәтле мөгаллимәбез. Аның бай мәгълүматлы хезмәтләрен кулланып, укучыларыбыз инде кайларда гына чыгыш ясамады?! Алар һәрвакыт призлы урыннар яулап кайттылар, кайталар, кайтачаклар да. Чөнки безнең авылның тарихы искиткеч бай бит.

Миләүшә Хәсәнова,

Вәрәшбаш мәктәбе укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев