Мөслим-информ

Китапханәгә йөрисезме?

27 майда Россиядә китапханәләр көне билгеләп үтелә. Заманча технологияләр китап укучыларны киметте кебек. Бүген китапханәгә йөрүчеләр күпме? Әлеге сорау белән без райондашларыбызга мөрәҗәгать иттек.

Наилә, 26 яшь:

– Китапханәгә кечкенә чактан ук яратып йөрим. Көненә берничә мәртәбә керә идем хәтта. Балалар китапханәсендәге бөтен китаплар­ны укып бетергәнмендер. Кызы­клы китаплар калмагач, өлкәннәр китапханәсенә йөри башладым. Үзәк китапханәнең махсус китаплар са­клау урыны бар, анда рус һәм чит ил классикларының иң яхшы дип са­налган “хәзинә” әсәрләре урын ал­ган, аларны бик яратып укыйм. Мах­сус әдәбият – психиатрия, икътисад, психология, журналистика белән дә кызыксынам. Китапны сатып алып укуга караганда, китапханәгә барып уку минем өчен үзгә бер романтика кебек. Биредә рәхәтләнеп сайланыр­га була. Үзебезнең китапханә белән го­рурланам – төзек, чиста, якты, китап фонды да бик бай.

Динара, 23 яшь:

– Үз гомеремдә башыннан ахыры­на кадәр бер генә мәртәбә китап укы­ганым бар. Китап уку турында элек уй­ланмый идем. Хәзер тәрбияви кита­плар укыйсым килә. Үз-үзеңә ышаныч тудыра, тәҗрибә бирә торган китаплар укыр идем. Мәктәптә дәреслекләрне дә өстен-өстен генә укып, каникуллар чо­рына укытучы биргән китапларны да укымыйча, кире тапшыра идем. Дөрес эшләмәгәнмен, дип уйлыйм. Китаплар кешегә тәрбия һәм тәҗрибә бирә.

Хатыйп, 68 яшь:

– Китапханә юлына тузан кундыр­ганым юк. Тормыш иптәшем Люция белән сугыш чоры әсәрләрен, мәхәббәт романнарын укырга яратабыз. “Та­бадан төшкән” китапларны көтеп алабыз. Сатып алып укый башласаң, кыйммәткә төшә. Китапханәгә кергәч, берочтан вакытлы матбугат белән дә танышып чыгам. Өйгә “Авыл утлары” газетасын гына алдырабыз. Башка га­зета-журналлар белән китапханәдә та­нышам. Китапханә кызлары бик ягым­лы: “Абый, нинди китап кирәк?” – дип кенә торалар.

Оксана, 37 яшь:

– Мин китапханәгә йөрмим, вакы­тым юк. Бәлки, лаеклы ялга чыккач, анысына да җитешербез. Теләгән ки­тапларымны интернет, төрле сайт­лар аша кайтарам. Рөстәм Нәбиев ту­рында “Бөртекләп җыелган гомер” дигән китап алып укыдым. Зифа Кадыйрованың бөтен китапларын да укып чыгарга җитештем, соңгысын гына укымадым, кыйммәтрәк. Әни китапханәгә йөрергә ярата, аның аша яздырып укырмын, бәлки.

Марат, 43 яшь:

– Әти-әни укытучылар булгач, сеңлем белән кечкенәдән китап укырга хирыс булдык. Китап укуның бер начар ягы бар – әсәрдәге күңелеңә ошаган геройны тор­мышта да эзли башлыйсың. Китапка баш- аяк чумып, реаль тормышка да кайтасы килми кайвакыт. Китапханәгә йөрергә яратам. Китапны укып бетермичә туктый алмыйм. Китап тормышымда иң якын дус булып янәшә атлый.

Айсылу Мадъярова, район китапханәләр челтәре директоры:

– Китапханәгә йөрүчеләр саны әз түгел. Егет-кызлар бездә диплом эшләре яза. Мәктәп укучылары, Пуш­кин картасын кулланып, еш кына экскурсияләргә килә. Балалар бакчала­ры нәниләре дә – даими кунакларыбыз. Үзем дә кечкенәдән китаплар укырга яратам. Яшүсмерләр китап сорап килсә, сөенәм. Димәк, яшьләребез китаптан ваз кичмәгән әле. Бүген, интернет за­манында, укучыларны саклап калу – зур мәртәбә ул.

Фото –  Мөслим үзәк китапханәсе архивыннан алынды.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: