КИТАПХАНӘЧЕ БУЛУ ӨЧЕН КАЙСЫ УКУ ЙОРТЫНДА УКЫРГА КИРӘК?

Менеджмент, программистлар заманында китапханәче һөнәре онытылып бара. Китапханәчеләр кайда укый, ничә сум хезмәт хакы ала - әлеге һөнәрнең перспективасы белән таныштырабыз.
Кем ул китапханәче?
Китапханәче - китапларның системалы саклануы өчен җаваплы хезмәткәр. Ул китапханәгә килгән укучыларга хезмәт күрсәтә.
Китапханәче һөнәренең асылы нидән гыйбарәт?
Бер караганда, эше бик җиңел кебек тоела. Укучыга кирәкле китапны табып бирәсең, китергәч, урынына куясың. Ләкин китапханәченең эше моның белән генә чикләнми. Ул матур әдәбият әсәрләре белән таныш булырга, энциклопедияләр, сүзлекләр, электрон дәреслекләр, таблицалар һ.б. мәгълүматлардан иркен файдалана белергә тиеш. Ә иң мөһим вазифасы - кулыннан гаджетларны төшерми торган замана баласын укырга җәлеп итү. Шулай ук китапханәче борынгы китаплар белән дә эшли белергә, аларны киләчәк буыннарга саклау һәм тапшыру юлларын аңларга һәм кулланырга тиеш. Китаплаларны нинди дымлылыкта сакларга, бүлмә температурасы ничә градус булырга тиеш - китапханәче эшендә әлеге мәгълүматларның барысы да исәпкә алына. Китапханәгә килә даими килә торган газета-журналларның тупланмаларын булдыру, аларны дөрес шартларда саклауны оештыру да китапханәче вазифасы. Шулай ук бүгенге көн китапханәчеләре мәгълүмати технологияләрдән дә куллана белергә тиеш.
Китапханәче булу өчен кайсы уку йортында укырга кирәк?
Татарстанда әлеге һөнәрне Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында алырга мөмкин - бакалавриат һәм магистратура төрләре. Көндезге һәм читтән торып уку бүлекләре бар. Көндезге бүлеккә керү бары - 213, читтән торып уку бүлегенә 198 балл кирәк. Бюджет урыннар көндезге бүлектә - 10, читтән торып уку бүлегендә - 4.
Уку ничә сум?
Түләүле уку (бакалавр) - 1курс өчен 188 300 сум, магистратурада - 197 900 сум.
Хезмәт хакы күпме?
hh сайты мәгълүматлары буенча, Татарстан буенча китапханәченең хезмәт хакы - 9 меңнән алып 22 меңгә кадәр. Китапханәче - бүгенге көндә киң таралган һөнәрләрдән саналмый.
МАТЕРИАЛ: http://www.intertat.ru/copayjavap/kitapkhan-che-bulu-chen-kaysy-uku-yortynda-ukyrga-kir-k-/
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
15 август 2022 - 19:33Килен капкасы Искә алган саен, күземнән яшь саркый. Күңелемне ниндидер әйтеп аңлатып булмый торган сагыш катыш шом биләп ала. Кодрәтемнән килсә, үзем җилтерәтеп җитәкләп алыр идем дә туган ягына озатып, кадерләп үстергән газиз кызларын әти-әнисе кулына исән- имин килеш тапшырып кайтыр идем.7500
-
15 август 2022 - 18:56«Алга» һәм «Тимер» батальоннарында хезмәт итүчеләргә ташламалы шартларда торак биреләчәк Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт торак фондына «Алга» һәм «Тимер» батальоннары хәрбиләре өчен яңа торак программасын эшләргә йөкләмә бирде.7400
-
15 август 2022 - 18:05Кыйммәтле йөзек сатып алганда Әлеге сорауга ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Евгения Чернова җавап бирә7500
-
15 август 2022 - 17:25Йөрәк җылысын биреп Чит балага ярату бүләк итү өчен олы йөрәкле, мәрхәмәтле һәм саф күңелле булу кирәк!6900
-
15 август 2022 - 15:30Таныш булыгыз! Алия Зәйдуллина район хастаханәсенең педиатрия бүлеген җитәкли. Бу вазыйфада ул биш елдан артык хезмәт куя.7700
-
15 август 2022 - 14:27Палаткалы лагерьда ял Мөслим укучылары «Галактика балалары» палаткалы лагеренда ял итә.13500
-
15 август 2022 - 13:25Футбол турниры 13 август көнне "Яшьлек" спорт-сәламәтләндерү комплексында "Дуслар истәлегенә" багышланган малайлар һәм ир-атлар арасында футбол турниры булды.8200
-
15 август 2022 - 12:32“Мәк-2022” операциясе “Мәк-2022” операциясенең икенче этабы дәвам итә.10900
-
15 август 2022 - 11:16Газпромбанк кушымтасы кабат эшли Газпромбанк кушымтасына Google Play дан кабат кереп була9900
-
9 август 2022 - 09:07Гаилә - бәхет ачкычы
-
9 август 2022 - 09:06Ремонттан соң Мөслимдә фонтан ачылды
-
26 апрель 2022 - 14:23БАКЧАЧЫЛАР КОЛАГЫНА: Май аенда ниләр утыртабыз? Май - елның иң ямьле, бакчаларның ап-ак чәчәккә күмелә торган, яшелчә кишәрлекләрендә бигрәк тә яшелчәләрнең тәүге уңышларын күрсәтә торган ай.5748102
-
10 март 2022 - 19:22Авылым тарихы. Иске Чакмак “Авылым тарихы” рубрикасы кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турында язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле газета укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.596901
-
7 апрель 2022 - 14:21Авылым тарихы. Сөякәй Авылның исеме ике сүздән тора: “сөй” һәм “әкәй” (мари халкында хатын-кызларның тәңкәләр белән бизәлгән баш киеме).496604
-
7 май 2022 - 19:24Авылым тарихы. Базарлы Әмәкәй “Авылым тарихы” исемле рубрика кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турындагы язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.455903
-
1 июнь 2022 - 14:25Мөслимдә "Сабантуй-2022" 12 июньдә узачак Мөслимдә татар халкының милли бәйрәме – Сабантуй 12 июньдә үткәрелә.389801
-
11 май 2022 - 08:23Төшенкелеккә бирелмәгез Кешенең кәефе бөтенләй юктан да бозылырга мөмкин. Мәсәлән, урамдагы бураннан, дорфа сүздән... Ә бүгенге тотрыксыз тормышны әйткән дә юк. Әмма кәеф бозылудан һич тә төшенкелеккә бирелергә ярамый. Ходай кешегә акыл белән ихтыяр көче биргән ләбаса! Шул уңайдан, кәефсезлек халәтеннән чыгуның иң гади ысуллары белән танышыйк.343100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Мөслим-информ
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС 77-73825 от 28.09.2018 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Афзалова Римма Рашидовна
Адрес редакции: 423970, РТ, Муслюмовский район, село Муслюмово, ул.Пушкина, д.43
Телефон редакции: 8 (8-5556) 2-55-00, электронная почта muslimau@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика