Мөслим-информ

Китапханә – мәктәпнең баш мие

Мөслим лицее китапханәсе мәгълүмати үзәк итеп үзгәртелде, шул рәвешле китапханәнең яңа моделе төзелде.

Октябрьнең дүртенче дүшәмбесендә Халыкара мәктәп китапханәләре көне билгеләп үтелә. Ул мәктәп китапханәләрендәге әдәби мираска игътибар юнәлтүне максат итеп куя.
Мәктәпнең “Мөслимлеләр – фән һәм мәгарифтә” музее уку залы белән тоташтырылды. Әлеге музей – республикада бердәнбер, ул лицейның мәдәни-агарту үзәге булып тора. Музейның түшәме йолдызлы күк формасында 3D форматында ясалган һәм күк җисемнәре турында мәгълүмат бирә. Моннан тыш һәр компьютердан Бөтендөнья электрон китапханәләр мәгълүмат базасына, китаплар һәм басма чыганакларга ирекле чыгу мөмкинлеге тудырылган. Цифрлы китапларны ИКСБОКС (ишарәләр ярдәмендә идарә итү җайланмасы) ярдәмендә уку укучыларда зур кызыксыну уята.
Әлеге музей лицейга “Иң яхшы авыл китапханәсе” конкурсында җиңү китерде. Конкурс инновацион эшчәнлекне үстерү, яшьләр арасында китапханәләрне популярлаштыру, яңа идеяләр һәм эш формаларын үстерү максатыннан үткәрелә. Конкурсның таләпләре дә зурдан: китапханәчеләрнең нәтиҗәле эше, китапханәнең тарихы һәм фондлары булу һ.б.
Мөслим лицее китапханәчесе Эльвера Ситдыйкова – үз эшенең остасы. Эльвера Дамировна лицей китапханәсендә 1996 елдан бирле эшли. Укытучылар гаиләсендә туып-үскән кыз тормышын мәгариф белән бәйләргә тели. “Әмма китапханәче булырмын дип уйламаган идем”, – ди Эльвера апа.
Эльвера Дамировна белгечлеге буенча татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Мәктәп җитәкчелеге китапханәче вазыйфасын тәкъдим иткәч, баш тартмый. Ул 25 ел эшен уңышлы алып бара: балаларны язучылар, аларның иҗаты белән таныштыра, төрле чаралар үткәрә. Эльвера апа балаларны Мөслимнән чыккан язучылар белән таныштыра, укучыларда татар теленә, татар китапларына мәхәббәт тәрбияли. Соңгы елларда туган телләрне өйрәнү икенче планга күчеп баруын исәпкә алсак, бу – бик мөһим бурыч.
Лицей китапханәсендә бүген 16920 китап исәпләнә, шуларның 12411е – әдәби әсәрләр. Эльвера апа әйтүенчә, китапханәнең даими кунаклары – башлангыч сыйныфлар. Урта класслар китапханәгә сирәк керә, әмма алар белән әдәбиятка багышланган чаралар еш үткәрелә. Укучыларның китап укуга кызыксынуын арттыру өчен төрле чаралар үткәрелә. Ел саен оештырылучы “Иң күп китап укучы” бәйгесе – шуның ачык мисалы.
Узган ел республикада Мөслим районы “Китапка икенче тормыш бүләк ит” акциясендә дә беренче урынны алды. Әлеге акция кысаларында лицейга 211 китап бүләк ителгән. “Мәгариф ветераны Гөлшат Закирова мәктәпкә бик күп китаплар бүләк итте”, – ди Эльвера апа.
Тәҗрибә күрсәткәнчә, ХХI гасыр технологияләр чоры булуга карамастан, балалар һәм яшүсмерләр китап укырга ярата. Китап бүген дә төп белем чыганагы, басма сүзләр гыйбадәтханәсе булып кала. Ә китапханәчеләрнең бурычы – укучыларны мәгълүмат чараларында ориентлашырга өйрәтү.  

Регина Мирзаянова.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: