Мөслим-информ

Китапханәдә мәктәп укучылары игътибарына Н. Лобачевскийга багышланган чара оештырылды

Район үзәк китапханәсендә бөек шәхесләргә багышланган чаралар еш үтә. Аның чираттагысын китапханәче Гөлсирә Вафина оештырды. Презентация даһи математик Николай Лобачевскийның тууына 225 ел тулуга багышланган иде.

Николай Лобачевский Казан университетында укыган һәм 30 яшендә аның ректоры булган, 19 ел шушы вазыйфаны башкарган. Бүгенге көндә Казан университеты фәнни китапханәсе аның исемен йөртә. Чарада катнашкан лицейның 5 сыйныф укучылары һәм район электр элемтәсе узелы хезмәткәрләре галим турында бик күп кызыклы мәгълүмат алдылар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: