Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Китапханәче диңгездәге лоцман кебек барын да белергә тиеш"

Мәктәп китапханәләре күп кенә балалар өчен тормышларындагы иң беренче китапханә булып тора. Районыбызның һәр мәктәбендә китапханәләр эшләи. Китапны белүче һәм яратучы белгеч буларак, мәктәп китапханәчесенең роле яңа гасырда кимеми, киресенчә, әһәмиятлерәк була бара. Көчле китапханәләр генә белем ягыннан көчле бала тәрбияли. Китапханәче эше төрле яклап белем һәм күнекмәләрнең булуын таләп...

Мәктәпләребез китапханәчеләре ел саен нинди дә булса бәйгеләрдә катнаша, ягъни заман сулышын тоеп, алга карап эш итә. 2016-2017 нче уку елында алар "Без - мөслимлеләр" проекты кысаларында якташ язучылар иҗатын, әсәрләрен өйрәнделәр, эзләнү эшләре алып бардылар. Һәр китапханәче, бер язучыны сайлап алып, аның иҗаты буенча презентация эшләде, бер әсәренә багышланган китапханә дәресе үткәрде, китапнамә ясады. Бу зур күләмле эш, сентябрь аенда башланып, март аена кадәр дәвам итте. Шул арада китапханәчеләр 2017-2018 уку елы өчен дәреслекләргә заказ бирделәр, укучылар белән төрле чаралар үткәрделәр. Китап күргәзмәләре ясадылар.
Семинарларда проект эшенең этаплары тикшерелеп, тәҗрибә уртаклаштылар. Тат. Бүләр, лицей, гимназия, Әмәкәй, Сал. Мухан, Михайловка, Олы Чакмак мәктәпләренең (Исламова С. Г., Ситдыйкова Э. Д., Солтанова Г. М., Суфиянова Р. М., Гыйздәтова Э. М., Гарипова Г. Р., Иксанова Р. Я.) эшләре аеруча аерылып торды.
Китапханәчеләр күрше районнардагы коллегалары белән дә аралашып, тәҗрибә уртаклашып торалар. Балаларны китапка җәлеп итү, дәреслеккә сакчыл мөнәсәбәт булдыру юнәлешендә дә эш алып барыла. Әдәби әсәрләр фондын тулыландыру максатында "Китапка икенче тормыш" республикакүләм акциясендә һәр мәктәп китапханәсе актив катнаша. "Дәреслекләрне саклыйк!" рейдлары вакытында дәреслекләрнең тотышы тикшерелеп, саклау чаралары аңлатыла. Менә шулай мәктәп китапханәчеләре заман сулышын тоеп, иҗади караш белән яшиләр.
Гөлшат Солтанова, мәктәп китапханәчеләренең район методик берләшмәсе җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев