Мөслим-информ

Китапханә хезмәткәрләре өлкәннәрнең өйләренә йөри

Район үзәк китапханәсенең халыкка хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан районыбызда яшәүче әби-бабайлар белән очрашулар үткәрә.

Бүген алар Мөслим авылында яшәүче хезмәт ветераны Гөлфия Нуриеваның өендә булып, аны Зариф Мөэминовның "Маҗара" китабы белән таныштырдылар. Ункөнлек кысаларында очрашулар дәвам итәчәк.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: