Мөслим-информ

Китап укыйсызмы?

3 март – Бөтендөнья язучылар көне. Шул уңайдан газета укучыларыбыз арасында сораштыру үткәрергә булдык. Райондашларыбыз нинди китаплар укый? Кайсы язучыларның әсәрләренә өстенлек бирә? 

Гөлнира, пенсионер: 
– Элек бик ярата идем китап укырга. Хәзер китап укырга яратмыйм, күзләрем авырта. Яшь чакта укымаган китап калмады. Ул заманда телевизор, телефон юк, китап укыдык инде. Төннәр буе, керосин яндырып, лампа яктысында укый идек. Кызлар белән ярыша-ярыша укыйбыз. Китапханәдә укымаган китап калдымы икән?! Хәзер укымыйм дигәч тә, күптән түгел Н. Гыйматдинованың яңа китабын укып чыктым. 
Ләйсән, журналист: 
– Китап укырга үлеп яратам. Балачактан ук китаплар – якын дусларым. Күзаллау, фикер йөртү рәвешен шулар формалаштырды дип саныйм. Француз, инглиз, алман классикларына өстенлек бирәм. Соңгы берничә елда рус язучыларын да үз иттем. Иң яраткан язучым юк, алар барысы да миңа якын. Әмма Оноре де Бальзак, Стефан Цвейг, Александр Дюма әсәрләрен аеруча яратам. Иван Тургеневның “Дворянское гнездо”, “Дым” романнары күңелгә кереп калды. Лев Толстойның “Анна Каренина”сын кимендә өч тапкыр укыдым, әле тагын укыйсы килә. Тирән әсәр. Соңгы укыган китабым – Стендальнең “Красное и черное” романы, әле берничә көн элек кенә тәмамладым. Татарлардан яраткан язучыларым – Гадел Кутуй, Аяз Гыйләҗев һәм Гаяз Исхакый. Утырып, бөтен әсәрләрен дә яңадан укып чыгасым бар. 
Миләүшә, декрет ялында: 
– Мин, гомумән, укырга яратмыйм, укый торган кеше түгел. Үземне мәҗбүриләп укысам гына. Шулай да Зифа Кадыйрованың өч китабын башымны да күтәрмичә укып чыктым. Алар эчтәлеге белән ошады, китапларда реаль тормыш күрсәтелә. Кайбер геройларга карата кызгану хисе, “кара полосадан соң агы була” дигән фикере белән ошагандыр, бәлки, әлеге әсәрләр. З.Кадыйрованың китапларын укыгач, “бөтен кеше дә начар була алмый”, дигән фикер туа, алар яхшыга өмет уята. 
Айдар, эшче: 
– Мин фантастик әсәрләр укырга яратам. Андрей Воронинның детективларын, Александр Бушковның китапларын яратып укыйм, әйбәт язалар. Рафаэль Сабатининың китаплары бик әйбәт, ул маҗаралар яза. Китапка мәхәббәтне дә Р. Сабатини уятты. Хәрби хезмәттә Сабатининың “Одиссея капитана Блада” исемле китабы кулга килеп эләкте. Шундый кызыксынып, яратып укыдым мин аны! Хәзер улым укый шул әсәрне, улым белән бергә мин дә кабаттан укыйм. 
Рәмилә, укытучы: 
– Соңгы арада китап укыганым юк, күбрәк ватсапка килгән хикәяләрне укыйбыз. Ә язучылардан Нәбирә Гыйматдинованы, Мәдинә Маликованы яратам. Аларның әсәрләрендә тормыш үзе, чынбарлыктагы вакыйгалар сурәтләнә. Хатын-кыз язучылар хатын-кыз күңелен яхшырак аңлый. “Балаларны китап укырга ничек өйрәтергә?” дигәндә китапханәгә экскурсияләр оештырырга кирәк, әсәрнең өзеген генә укып, дәвамын үзләренә укырга кушып була. Язучылар белән очрашулар да китапка мәхәббәт уята. 
Марат, икътисадчы: 
– Мин авыл тормышын, элеккеге чорны тасвирлаган әсәрләрне яратам. Фоат Садриевның “Бәхетсезләр бәхете”, “Шахзаманов эше”, Михаил Шолоховның “Поднятая целина”сы шундыйлардан. Әлеге авторлар гади тел белән яза, әсәрләрен укырга рәхәт! Күптән түгел Гомәр Бәшировның “Намус” романын укып чыктым. “Туган җирем – яшел бишек”не укырга телим. Әлеге әсәрләр ничә кат укысаң да, туйдырмый. Ә заманча язучылар яза белми. 
Оксана, офис-менеджер: 
– Төннәр буе, йокламыйча, китап укыйм. Башлагач, туктап булмый бит. Хатын-кыз романнарын да яратам, тарихи әсәрләрне дә укыйм. Зифа Кадыйрованың бөтен китапларын укып чыктым. Китапларны интернет аша да кайтартканым бар. Соңгы вакытта электрон китапларга “утырдым”, аларны да сатып алгалыйм. “Укыйм” дигән кешегә заманча прозаны алырга мөмкинлек бар, “китапны таба алмадым”, дип әйтә алмыйсың. Китап укыганда геройларны, образларны үзеңчә күзаллыйсың бит ул, уку шуның белән рәхәт тә! 
Сораштыруны Римма Афзалова үткәрде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: