Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Китап корт"лары бәйрәм итте

Интернет, техника чорының бәласе – китап укучылар саны кими. “Укыйм” исемен күтәрүчеләрнең дә күбесе аудиокитаплар тыңлый. Китапка игътибарны арттыру, әдәбиятка мәхәббәт уяту максатында китапханәчеләр тарафыннан төрле чаралар – әдәби кичәләр, язучылар белән очрашулар, конкурслар үткәрелә. “Китап корты” әдәби фестивале дә шул максаттан оештырылды.

Фестиваль “Кояшлы Ык” ял зонасында узды. Табигатьнең сихри почмагында 2-3 сәгать дәвамында шигырьләр, җырлар яңгырады. Әдәбият сөючеләр татар шагыйрьләренең генә түгел, дөньякүләм әдәбият әсәрләреннән дә өзекләр укыды. Бәйрәмгә якташ шагыйрьләр Факил Сафин, Лилия Садриева да килгән иде. Алар үз әсәрләрен тәкъдим итте. 
– Уйлар ихтыярсыз балачакка йөгерә, – ди Лилия Садриева. – Балачакта иртәнгә кадәр онытылып китап укый идек. Аннан әле берничә көн дәвамында шушы әсәр тәэсирендә хисләнеп, уйланып йөри идек. 
– Әдәп, әхлак, рухи тәрбия бирүне китаптан, әдәбияттан башка күз алдына китереп булмый. Татар әдәбияты башка халыклардан шуның белән аерыла да. Бездә әхлак тәрбиясе беренче урында тора, – ди Факил Сафин. – Мөслим китапханәсендә таушалмаган китап табуы кыен, укыйлар чөнки. Мөслимдә башланган бу эш, бу фестиваль дәвамын табар, дип уйлыйм. 
Фестиваль барышында китап сату да оештырылган иде. Гомумән, бу көнне “Кояшлы Ык”та төп сәхнәдән һәм китап сатудан тыш тугыз мәйданчык эшләде. Балалар сәнгать мәктәбе укытучылары кул эшләрен тәкъдим итте. Рәсем сәнгате буенча мастер-класс та оештырылган иде. “Мәкальләр һәм әйтемнәр тукталышы”, “Тапкырларга – табышмак”, “Могҗизалар кыры” мәйданчыкларында балалар тапкырлыкларын сынады. Музей хезмәткәрләре үз мәйданчыкларын ретро-стильдә бизәгән иде, алар татар хатын-кызларының кул эшләрен күрсәтте. Фестивальдә катнашучылар “Мин китап укырга яратам” фотомәйданында мультфильм геройлары белән сурәткә дә төште. “Тәмле алан”да “китап корт”лары өчен ботка пеште. Шул рәвешле мөслимлеләр, өй, бакча эшләрен читкә куеп, Ык буенда шигырьләр тыңлап ял итте, җаннарына, күңелләренә рәхәтлек алды. 
– Беренче коймак төерле була, дисәләр дә, бүгенге чараны төерле димәс идем, – ди Рәмилә Дәүләтова. – Чара – искиткеч! Тик китап сөючеләр Мөслим белән генә чикләнми. Бу чара турында авылларга да әйтеп, кичке якта оештырылса, халык та күбрәк җыелыр, фестивальнең тәэсире дә зуррак булыр иде. Туган телебезне саклау үзебездән тора! 

Римма Афзалова. 
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев