Мөслим-информ

"Китап" иң еш йөкләнә торган татар радиокушымтасына әверелде

Быел татар әдәбиятын һәм иҗатын яратучылар өчен оештырылган «Китап» мобиль кушымтасы AppStore һәм GooglePlay сервисларыннан 5 меңнән артык файдаланучы үз телефонына урнаштырды.

Бу хакта радиостанциянең баш мөхәррире Алмаз Миргаязов сөйләде.

" "Китап“ радиосы ике ай элек кенә ачылды. Күзәтүләр буенча, тагын бер татар мобиль радиосы да мондый нәтиҗәләргә ирешә алмады", - дип сөйләде Миргаязов.

Якын арада «Китап» радиосының эфирында язучылар Нәбирә Гыйматдинова, Рәмзия Габделхакова, Марат Кәбиров әсәрләре яңгыраячак. Танылган алып баручылар Әбри Хәбриев һәм Рамил Шәрәпов яңа амплуага чыгачак — алар эфирда лирик әсәрләр укыячаклар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: