Мөслим-информ

Кисәтү җиңелрәк

Яңа уку елы башланыр алдыннан безнең бүлек гомуми белем бирү оешмаларында янгын куркынычсызлыгы нормалары һәм кагыйдәләре үтәлешен тикшерде. ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тарафыннан үткәрелүче чаралар комплексы, күзәтчелек органнарының мәктәпләрне уку елына әзерләүгә юнәлтелгән хокук эшчәнлеге әлеге объектларны тиешле дәрәҗәгә китерү буенча мөһим инструмент булып тора. Бүген безнең...

Яңа уку елы башланыр алдыннан безнең бүлек гомуми белем бирү оешмаларында янгын куркынычсызлыгы нормалары һәм кагыйдәләре үтәлешен тикшерде. ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тарафыннан үткәрелүче чаралар комплексы, күзәтчелек органнарының мәктәпләрне уку елына әзерләүгә юнәлтелгән хокук эшчәнлеге әлеге объектларны тиешле дәрәҗәгә китерү буенча мөһим инструмент булып тора. Бүген безнең исәптә 67 гомуми белем бирү учреждениесе бар, шуларның 35е - мәктәпләр, аның берсендә балалар тәүлек дәвамында була.

Соңгы биш елда әлеге объектларда янгыннар, бала үлем булмады. Шулай да ел саен мәгариф объектларының янгыннан саклану дәрәҗәсен тиешле дәрәҗәдә тоту максатында җитди эш алып барыла. Тикшерүләр барышында төрле җитешсезлекләр, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозулар ачыклана. Нәтиҗәдә җаваплы вазыйфадагы затлар административ җаваплылыкка тартыла. Әлеге объектларның янгянга каршы торышының канәгатьләнерлек булмавы хакындамәгариф идарәсенә һәм прокуратура органнарына хәбәр ителә.

Закон нигезендә мәктәпләрдә генә түгел, башка учреждениеләрдә дә җаваплылык вазыйфадагы затка (мәктәптә ул - директор), шулай ук икенче затка - мәктәп директоры боерыгы белән объектта янгын куркынычсызлыгы өчен җаваплы затка йөкләнә. Әлбәттә инде, класс, аудитория, лаборатория җаваплы укытучылар һәм хезмәткәрләрдә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итәргә бурычлы.

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәгәндә генә бәлане булдырмый калырга мөмкин. Янгынны сүндерүгә караганда кисәтү җиңелрәк.

Ренат Идиятуллин,

Мөслим һәм Сарман районнары буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлегенең өлкән инспекторы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: