Мөслим-информ

Кискен респиратор авырулар белән чирләүче балалар саны арткан

Кискен респиратор авырулар белән чирләүче балалар саны арткан. Җирлегебездә 18 сабый, әлеге авырудан кабаттан катлаулану алып, район үзәк хастаханәсенең балалар бүлегендә дәвалана. Соңгы өч көндә ашыгыч ярдәм бүлегенә булган чакыру һәм мөрәҗәгатьләрнең 14ендә балаларга кискен респиратор авыру диагнозы куелган. "Соңгы арада вирус инфекциясе йөри. Ул югары температура, тамак шешү белән характерлы. Авырмас өчен вакытында витаминнар кабул итү, кеше күп булган урыннарда йөрмәү, кечкенәдән үк иммунитетны саклау, чыныктыру мөһим", - ди табиблар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: