Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кишерне матур үстерү серләре

Орлык капларында кишер бик матур булып күренә: тип-тигез, шома, барысы да бер формада һәм бер зурлыкта. Ә ни өчен соң бакчада кечкенә, кәкре, теләсә нинди формадагы кишер җыеп алабыз? Монда орлык җитештерүчеләрнең гаебе юк. Тамыразыклар башка сәбәпләр аркасында ямьсез формада үсә. Туфрак артык тыгыз, ташлы булганда, утыртыр алдыннан көл, известь,...

Орлык капларында кишер бик матур булып күренә: тип-тигез, шома, барысы да бер формада һәм бер зурлыкта. Ә ни өчен соң бакчада кечкенә, кәкре, теләсә нинди формадагы кишер җыеп алабыз? Монда орлык җитештерүчеләрнең гаебе юк. Тамыразыклар башка сәбәпләр аркасында ямьсез формада үсә. Туфрак артык тыгыз, ташлы булганда, утыртыр алдыннан көл, известь, доломит кертелгән булса, яки хлорлы калий белән ашлау аркасында кишер тармакланып үсә. Әче туфрак - кишернең йөнтәс һәм ямьсез булуының тагын бер сәбәбе.Калий һәм зур дозада кальций кишер өчен тыелган. Кишернең тармакланып үсүенең тагын бер сәбәбе - түтәлгә янмаган тирес кертү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев