Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кишер бананнан кыйммәтрәк!

Кишернең вакытында тишелмәве сәбәп булдымы, быел кайбер яшелчәләргә бәя бермә-бер артты

Мөслим кибетләрендә яшелчәләргә бәяләрне күреп исләр китте! Хәер, Мөслимдә генә түгел, бөтен Татарстанда шушы ситуация. Кишернең бәясе 140 сумнан артып киткән. Хәер, кайбер кибетләрдә аны 80 сумга да, 110 сумга да табарга була.
– Шаккатмалы! Чил илдән кайткан бананнан да кыйммәт бит бу кишер! Болай дәвам итсә, кишер һәм чөгендернең бәясе ит бәясенә җитәргә мөмкин. Үз бакчасы булмаганнар өчен быелгы җәй уңышлы килде, дип әйтә алмыйм. Сатып ала башласаң, акча янчыгы бик тиз бушый, – ди Мөслим авылында гомер итүче Зөлфәт Шакирҗанов.
Яңгырлар булмауны, корылыкны сылтау итеп, кибетләрне товар белән тәэмин итүчеләр бәяләрне шулай җәһәт кенә арттырып куйды.
– Бәяләр төшәрме, әллә тагын да күтәрелерме – анысын әлегә әйтә алмыйбыз. Бүген бездә кишернең бәясе – 79 сум. Узган елның шушы вакытында ул 35 сум иде. Суган, кәбестә, чөгендер һәм башка яшелчәләрнең бәясе дә сизелерлек артты. Борщ яраткан кешегә бу аш хәзер кыйммәткә төшә,– ди Мөслимдәге “Магнит” кибете идарәчесе Энҗе Баһауова.
Шунысы сәер – яшелчә-тамыразыкларның күбесе чит илдән кертелгән. Үзебезнең аграрийлар җитештергән продукция булса, бәлки, бәяләр арзанрак булыр иде.
– Мин күпфатирлы йортта гомер кичерәм. Яшелчә үстерер өчен бакчам юк. 10 мең сум пенсиягә күңелең яткан ризыкның барысын да алып булмый шул. Көндәлек продукция – ипекәй, сөт алам дисәң дә, көн саен 100 тәңкә акча кирәк. Пекин кәбестәсе 187 тәңкә тора! Әйтерсең, кәбестә түгел, виноград ашыйсың! – ди Мөслимдә яшәүче Асия Мортазина.
– Бәяләр арткан шул. Минем моңа әллә ни исем китмәде. Кыйммәт булса, артыгын алмаслар, исраф итмәсләр, дим. Кыйммәт булса да, иң мөһиме – сатуда булсын ул! Кирәк кеше алмый калмый. Күпме бакчалар буш ята, утыртсыннар! Кеше хәзер иренә бит. Югыйсә, суган, кишерне агулыйсы да, елы туры килсә, суын да сибәсе юк. Узган ел мин яшелчәләргә әллә ни су сипмәдем. Ә быел, сипсәң дә, юк. Хезмәт югары бәяләнергә тиеш. (Яшелчәне өч тиенгә саталар иде). Эш кешесенең әзрәк кадере булыр. Әнә, басуларда салам юк, ди. Ипекәй бәясе дә артыр әле! Ачлык кына килмәсен! Әбиләребез сөйләгән 1921 ел корылыгы һәм ачлыгы кабатланмасын, – ди райондашыбыз Маһира Заһидуллина.
Кибетләрдә бүген бәрәңге 70-80 сум тора. Ваграгын, кыяфәте әллә ни булмаган икенче ипекәйне 52 сумга да табарга була. Суган – 28-35 сум. Помидор бәясе, сортына карап, 70 сумнан 150 сумга кадәр.
Элеккеге елларда, Георгий Пискуновның дан тоткан теплицасы барында, Мөслим кибетләрендә арзан бәягә кыярын-помидорын сатып алырга була иде. Ул заманнарда халык яшелчәгә кытлык кичермәде. Кытлык дигәннән, бүген дә юк инде анысы. Тик, кибетләрдә бәяләр үсә дип, хезмәт хакы артмый. Пенсия дә күтәрелми. Ә ашыйсы килә! 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев