Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кимерүчеләр белән ничек көрәшергә?

Көзге салкыннар җитүгә тычкансыман кимерүчеләр урман-болыннардан иген басуларына, бакчаларга, сарайларга, ашлык складларына, базларга һәм өйләргә күчә. Билгеле әлеге кимерүчеләр һәр төрле азык-төлеккә зыян китерә, тирәлекне пычырата. Тычкан һәм күселәр кимергән яшелчә-җиләк җимешләр тиз бозыла, фураж ашлыгы исләнә.

Нәтиҗәдә аны маллар бик яратып ашамый. Белгечләр исәпләвенчә, бер тычкан елга 2 килограммга якын ашлыкны, күселәр исә 12 килограммга кадәр фуражны юкка чыгара. Тычкансыманнарның зыяны моның белән генә бетми әле. Алар кешеләрдәге һәм йорт хайваннарындагы суалчан авыруларын таратучылар, чума, себер язвасы, корсак тифы, паратиф, энцефалит, котыру, туберкулез, геморрагик бизгәк кебек йогышлы авыруларны йоктыручылар буларак та куркыныч. Авыруны китереп чыгаручы вируслар кеше организмына ризык, яра һәм җәрәхәт, ашлык һәм печән тузаны аша үтеп керергә мөмкин.

Шуңа күрә дә тычкансыман кимерүчеләргә каршы көрәштә һәркем уяу булырга тиеш. Көрәш арсеналында төрле характердагы һәм тәэсир итү механизмындагы родентицидлар бар. Алар арасында көткән нәтиҗәне бирмәүче химик препаратлар да булуын һәм әлеге препаратларның кеше организмына һәм әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтысы барын онытмаска кирәк. Авыл хуҗалыгы мәйданннарында кулланганда алар кимерүчеләрнең дошманы булган кошларга, төлке һәм башка тереклек ияләренә зыян сала.

Республикада 50 елдан артык инде биологик препарат родентицид-бактороденцид җитештерелә. Бүгенге көндә тагын бер төр биологик родентицид-денисюк кулланыла башлады. Ике төр препарат та бүрттерелгән бөртекне тере бактерияләр белән зарарлау ярдәмендә эшләнә. Әлеге бөртекләр кимерүчеләр ашаганнан соң, 5-7 көн үткәч тәэсир итә башлый. Тычканнар үлеме 9-14 көннән соң күзәтелә. Лаборатория шартларында һәм табигатьтә тычканнар белән үткәрелгән тәҗрибә шуны күрсәтте. Препаратларның биологик нәтиҗәлелеге 85-90 % тәшкил итә. Бактороденцид родентицидлары, һәм денисюк кешеләр, җәнлекләр, файдалы энтомофауна, балыклар һәм гидробионтлар өчен зыянлы түгел. Аларны куллану үсемлекләрне, туфракны, һава һәм сулыкларны пычрату куркынычын тудырмый. Шуңа күрә бактериаль препаратларны терлекчелек фермаларын, көтүлекләрне, складларны, басуларны һәм эскертләрне дератизацияләү өчен куллану кирәк.

Республикада ел саен тычкансыман кимерүчеләргә каршы төрле препаратлар кулланыла. "Россия авыл хуҗалыгы үзәге" Федераль дәүләт бюджет учреждениесе исә үзе җитештергән, реализацияләгән, кайтарып биргән биологик бактороденцид родентицидларын һәм денисюкны тәкъдим итә. Препаратны куллану нормасы гектарга - 1-3 кг, бер квадрат метрга - 200-700 г яки бер өнгә 3-5 г тәшкил итә.

Тычкансыман кимерүчеләргә каршы көрәш мәсьәләләре буенча "Россия авыл хуҗалыгы үзәге" Федераль дәүләт бюджет учреждениесенең Татарстан Республикасы буенча Мөслим район бүлегенә мөрәҗәгать итә аласыз. Т: 2-46-37.

Мизхәт Нәбиев, "Россия авыл хуҗалыгы үзәге" Федераль дәүләт бюджет учреждениесенең ТР буенча Мөслим район бүлеге җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев