Мөслим-информ

Муслюмовский район

Яңалыклар

Килен капкасы

Еллар үтә, без үсәбез, әти- әниләр, әби-бабайлар картая, берәм-берәм якты дөньяны ташлап, бакыйлыкка күчә тор­дылар. Андый хәбәрләрне мин йә үзем сирәк-мирәк авыл­га кайтканда, йә әнкәем хат­лары аша белә идем.

Авыл­га чираттагы кайтуымның берсендә әнкәем мине кай­гылы хәбәр белән каршы алды. Бер ай элек Мәдхиямал әбиебез дөнья куйган. Миңа авыр булмасын дип, хатка яз­мыйча, кайтуымны көткәннәр. Чыннан да, авыр булды аны югалту. Тәбәнәк кенә җыйнак гәүдәсе, бала итәкле күлмәге, күлмәге өстеннән бәйләп ку­елган мәңге салынмый тор­ган алъяпкычы, иңнәрен ка­плап торган чәчәкле яулыгы, һәрчак елмаюлы ачык йөзе, һәр көн диярлек Килен кап­касыннан гына ялт итеп ки­леп керүләре...

Мәдхиямал әби китеп, бер- ике ай да үтми, “инәй үлмичә, өйләнмим” дигән Әшрәфҗан авылның түбән очыннан туй­сыз-нисез генә сазаган кыз­ны алып кайтып та утыр­та, бер-ике атнадан аерып та җибәрә. Әнкәем аның белән ныклап аралаша-белешә дә ал­мый калган, килен кеше урам ягыннан да, Килен капкасын­нан да безгә кереп йөрмәгән.

Әшрәфҗаннан курыккан­дыр, ахрысы, бичара. “Берәр нәрсәгә ачуы чыкса, баш белән генә әйләндереп җибәрә...” дип зарланган, имеш, теге сазаган.

Әнкәем дә, Әшрәфҗан абыйдан куркыптырмы, Мәдхиямал әбинең үлеменнән соң Килен капкасын аркылы- торкылы такталар белән када­клап, келәсен бикләп куйган.

Шул беренче уңышсыз тәҗрибәдән соң аллы-артлы тагын өч килен килеп китә әле бу йортка. Белмим, кемгә кайсы ягы килешмәгәндер, дөресен генә әйткәндә, мин үзем дә нишләптер аннан ут­тан курыккан кебек курка идем. Әле теге – кашык уры­нына катык сорап йөргән за­маннарда ук йомыш белән Мәдхиямал әби янына кергән саен Әшрәфҗан абыйны гел бер – өй түрендә агач кара­ватта кырын яткан хәлдә күрә идем. Ачык чырай күрсәтмәс, биргән сәламеңне алмас... Өй эченең бушлыгы, тупас кына итеп кулдан ясалган ике агач карават, иске сандык, ашъ­яулыксыз өстәл, пәрдәсез тәрәзәләр дә хәтеремдә. Әнисенә берәр эштә булыш­ты микән, әмма ул колхоз эшенә йөрмәде шикелле. Эшкә әйтергә дип килгән бригадир­га: “Мин колхоз эшенә йөрмим, әнә, урыс эшләсен...” дип кенә җавап биргән, диләр иде.

Дүрт хатынның тәмен та­тып караганнан, тирә-юньгә “хатын белән тора алмый” дигән даны таралганнан соң, елдан артык ялгызы яшәгән Әшрәфҗан көннәрдән бер көнне Башкортостан ягыннан бишенче кәләш алып кайта.

...Ашкынып, туган ягы­ма кайтып киләм. Үзебезнең Югары Оч урамына боры­луга, йөрәгем җилкенебрәк тибә башлый. Мине урам як тәрәзәдән күреп алган әнкәем атылып урамга чыгар да кар­шыма килер... Менә өйләрне саный-саный, йөгерә-атлый кайта торгач, Мәдхиямал әбиләр турына җиттем. Бу нинди могҗиза?! Тәрәзәләргә чиккән ап-ак пәрдәләр эленгән түгелме?! Әнә, капкабыздан әнкәем килеп чыкты. “Бакчада чүп утый идем, кызым, күрми калганмын”, – дип тәкрарлый- тәкрарлый, кочагыма ташлан­ды. Елашып күрешүләр, сагы­нылган сөйләшүләр. Минем күңелне гел теге чигелгән ак пәрдәләр кытыклап тора. Җаен туры китереп, сүз арасына үземне кызыксындырган со­рауны кыстырам: “Мәдхиямал әбинең тәрәзәсендә нинди чиккән пәрдәләр ул?” Күземә генә күрендеме, янәсе... “Юк, күзеңә ялгыш күренмәгән, – ди әнкәем. – Килен төште бит Мәдхиямал әбиеңә. Үзе генә күрми китте килен рәхәтен, мәрхүмәкәем... Әле син өй эчләренә керсәң?! Бөтен нәрсә чигүле. Мендәрләр, ишек, мат­ча кашагалары, карават япма­лары... Ул өендәге чисталык! Идәннәре сары май кебек! Пешергән ашлары җелекмени, телеңне йотарлык! Ул камыр­лары! Бик уңган булып чыкты Гөлсәрвәр килен...”

Икенче көнне иртән, чыш-пыш килеп, әкрен генә сөйләшкән тавышка уянып китсәм, әнкәем миңа та­ныш түгел яшь кенә бер ха­ным белән чәй эчеп уты­ра. Аны “ханым” димичә мөмкин дә түгелдер, эчкер­сез ачык йөзеннән, үзенә ки­лешле чиста-пөхтә киеменнән үк тәртипле, зыялы нәсел ба­ласы икәнлеге сизелеп тора иде. Миңа таба борылып, бик тә йомшак, ягымлы тыныч тавыш белән: “Шушымыни инде Казан каласында гый­лем эстәүче, әнисен сагынды­ручы кыз...” дигәнен ишеткән мизгелдән, әллә кайчаннан белгән кебек, шунда ук яра­та башладым мин аны. Юы­нып, өстәл янына килеп утыр­гач, күзләрендә ниндидер әйтелмәгән сагыш, моң барын тоемладым.

“Сыйланып утырабыз, кы­зым, Гөлсәрвәр апаң өчпочмак пешергән... Кап-кайнар, телеңне йотарлык тәмле... Әйдә, син дә авыз ит...”

Сүз арасында әнием моңарчы әйтергә оныткан шатлыгы белән дә уртаклаш­ты: “Килен капкасын ачтык бит без, кызым, Гөлсәрвәр апаң белән... Мәдхиямал әбиең ба­рындагы кебек...”

Күңелемнән бала чак­тагы хатирәләрне барлап, әнкәемнең әлеге хәбәреннән чиксез куанып куйдым.

Гөлсәрвәр апа саубулла­шып чыгып киткәч, әнкәем кабат Килен капкасы турын­да сүз кузгатты.

“Бервакыт төнлә ачыргала­нып елаган тавышка сискәнеп уянып киттем. Ишегалды­на чыксам, Гөлсәрвәр килен, бичаракаем, ачмакчы булып, шул капка янында елап тора икән. Туңып беткән. Кышка ке­реп барган мәлләр иде. Менә шул төнне ачтык Килен кап­касын... Көн яктысында кап­ка янына якын барма, кызым, яме... Әшрәфҗан күрүе бар. Белмәсен. Үтерер...”

Мин куркып, шомланып киттем: “Кемне?!”

“Йә Гөлсәрвәр апаңны, йә мине...”. “Әшрәфҗанның җене котырганда, өеннән чыгып ка­чып, Гөлсәрвәр апаң шул кап­кадан гына миңа кереп, төн үткәрә. Ел дәверенең кышы бар, җәе бар дигәндәй, гел күлмәкчән килеп керә бича­ра... Салкын тидереп, авырып та ятты. Җитмәсә, үтмәс хаста­сы да бар икән. Күкрәк бака­сы. Астма, диләрме әле? Чир­ле икәнен белгәч, үз ягында кияүгә дә алмаганнар. Бала китерергә дә ярамый икән ул хаста белән. Кул күтәрә тор­ган гадәте беленгәч, әллә әти-әниең янына кайтып китәсеңме, дигән идем, үлсәм дә кайтмыйм, авылдашлар алдында оятын кая куйыйм, ди бичаракаем... Миннән гел күркә ите ала. Шуның файда­сы бар икән ди хастасына...”

Берничә көн авылда кунак булып, Казаныма кайткач та, уемнан чыкмады Гөлсәрвәр апа.

(Дәвамы бар).

Шәмсия Җиһангирова, Казан.

Фото - ru.freepik.com

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама