"Киләчәккә билет" республика конкурсының район турында кемнәр җиңде?
23 сентябрьдән 13 октябрьгә кадәр 7-10 класс укучылары арасында һөнәрләр турында "Киләчәккә билет" ("Билет в будущее") исемле республика иншалар конкурсының беренче сайлап алу этабы үтте.
Район конкурсына 12 мәктәптән 24 язма килде. Инша-хикәя, шигырь формасындагы эшләр арасында Күбәк урта мәктәбенең 10 класс укучысы Аделина Әхмадуллинага беренче урын бирелде. Икенче урында - Вәрәшбаш төп мәктәбенең 7 класс укучысы Луиза Нугаева һәм Тат. Бүләр урта мәктәбененң 10 класс укучысы Нияз Шәймөхәммәтов, өченечедә - Баек төп мәктәбеннән Илья Горячев һәм Түбән Табын төп мәктәбеннән Алия Талыйбуллина (икесе дә 8 класс укучылары).
Видеороликлар ясаучылар арасында беренчелек - Вәрәшбаш мәктәбенең 9 класс укучысы Артур Боронковта. Икенче урында - Тат. Шуран төп мәктәбенең 7 класс укучылары Нәфисә Дәүләтгәрәева һәм Анатолий Алчин.
Рәсем номинациясендә Мөслим урта мәктәбенең 8 класс укучысы Айгөл Мөхәмәтованың эшенә тиңнәр булмады. Мөслим урта мәктәбенең 8 класс укучысы Надежда Выборнованың рәсеме икенче урынны алды. Аларның эшләре республика этабына җибәрелде, дип хәбәр итәләр район мәшгульлек үзәгеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев