Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Киләчәк авыл яшьләре, дөресрәге мөслимлеләр кулында!

Күпләр авыл җирендә актив яшьләр бетеп килә, дип зарланырга ярата. Мамадыш шәһәрендә узган "Авыл яшьләре" республика спартакиадысына район командасын алып баргач, әлеге фикернең дөрес булмавына ныклап инандым. Команда составында танылган спортчылар белән бергә, әле беренче тапкыр үзләрен сынаучы яшьләр дә бар иде.

Бу ярышларда район данын 41 спортчы һәм тренердан торган җыелма команда яклады. Бу сүзне зур хәрефләр белән язам, чөнки бердәм, бер-берсенә таяныч булып һәм ярдәм итеп кенә команда матур нәтиҗәләргә иреште.

Билбау көрәшендә Мөслим Сабантуеның абсолют батыры Илдар Сәетгалиев, батыр исеменә тап төшермичә, уеннарның чемпионы булды. Алда аны Россия күләмендәге "Авыл яшьләре" спартакиадасы көтә. Бадминтон буенча Ләйсән Гыйлметдинова һәм Ленар Җәлилов уңышлы чыгыш ясады. Шахмат бәйгесендә Людмила Үтябаева үзенең оста уены белән аерылып торды. Спортчы гаилә төрендә Симәк авылыннан Госмановлар җиңел атлетика буенча эстафетада, шашка, өстәл теннисында урыннар яуладылар һәм үзләренең мәдәнияттә генә түгел, спорта да көчле икәнлекләрен расладылар. Җитез йөгерешчеләре белән дан тоткан Түбән Табын авылыннан Илүзә Авзалова, Диана Нәгыймова җиңел атлетика буенча матур нәтиҗәләргә ирештеләр, Азат Тәхауов исә, 1500 метрга йөгерүдә алтынчы урынны яулады. Кул көрәшендә Вәрәшбаш һәм Елгабаш авылы егетләре Фәрхәд Хәбибуллин һәм Рамил Талыйпов, бары тик финалистларга гына оттырып, призлы урынга лаек булдылар. Үзәк хастаханәдә хезмәт куючы Гөлфия Вәлиева бик күп көндәшләренең кулларын өстәлгә терәде. Башка егет-кызларыбыз да матур нәтиҗәләр күрсәттеләр.

Механизаторлар ярышында "Мост" җәмгыяте эшчесе Әлфис Авзалов үзен яхшы тракторчы гына түгел, оста баянчы итеп тә күрсәтте. Татар халык көйләрен һәм Мөслим турындагы җырларны моңлы итеп сузып, ярышта катнашучыларны шаккаттырды. Лицейның физкультура фәне укытучысы Фасыйл Арсланов исә яхшы спортчы булуыннан тыш, тракторны да оста иярләвен дәлилләде. Савымчылар (доярлар) ярышында Крәш. Шуран егете Илмир Галимов сыер саву аппаратын оста белүе белән танылды.

Ярышлар тәмам. Әмма аннан алынган тәэсирләр киләсе ярышларга кадәр сакланыр, дип ышанасы килә.

Иң мөһиме - төрле авыллардан җыелган әле бер-берсен белеп тә бетермәгән яшьләрдән торган команданы бердәмлек һәм районны яклау рухы берләштерде. Команданың шигаре "Без - мөслимлеләр" иде, һәм яшьләребез шушы шигарьгә тугры калды. Афәрин, авыл яшьләре!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев