Мөслим-информ

Киңкырлы талант

Мин балалар сәнгать мәктәбенең рәсем бүлегендә Илшат Ибраһимов классында укыдым. Күп белүче киңкырлы остазыбыз һәрберебезгә тигез карашта һөнәр үзләштерергә ярдәм итте, безне төрле чорга караган рәсем, сынлы сәнгать тарихы белән таныштырды.

Мин балалар сәнгать мәктәбенең рәсем бүлегендә Илшат Ибраһимов классында укыдым. Күп белүче киңкырлы остазыбыз һәрберебезгә тигез карашта һөнәр үзләштерергә ярдәм итте, безне төрле чорга караган рәсем, сынлы сәнгать тарихы белән таныштырды. Рәсем генә түгел, балчык, гипс һәм башка материаллардан матур-матур әйберләр ясарга өйрәндек. Ул вакытларда пумала, яхшы буяуларга кытлык иде. Илшат абый бу кыенлыктан чыгу юлын тапты: гипстан ясаган сувенирларны аукцион оештырып сатты. Әлеге акчага шәһәрдән безгә буяулар, пумалалар алып кайтып бирде. Дәресләр белән бергә зур тәрбия дә бирде. 
Илшат абый – гаҗәеп киңкырлы педагог. Оста итеп гармунда, бәрмә коралларда уйный, очып-очып бии. Өстәвенә, кызык скетчларда катнашып, тамашачыны көлдерә. Остазым белән мәдәният өлкәсендә бергә эшләргә дә туры килде. Аның авызыннан беркайчан да тупас сүз чыкканын, кешеләргә каты бәрелгәнен күргәнем булмады. Ничә төрле һөнәр иясе булуына карамастан, тыйнак кына яши бирә. Андый матур сыйфатлар чын зыялы кешеләргә генә хастыр, минемчә.
Илшат Вагыйз улының шәкертләре арасында рәсем сәнгате буенча, уку йортларына кереп, белем алучылар байтак. Ике укучысы бүгенге көндә Мөслим сәнгать мәктәбендә балаларга белем бирәләр. Укучыларының ясаган әйберләре төрле күргәзмәләрне һәрвакыт бизәп торалар.
Һәр ата-ана үзенең баласын Илшат абый кебек тәртипле, тырыш, шәфкатьле булып үсүен телидер. Нинди гаиләдә үскән соң бу егет? Кемнәр аның бәхетле әти-әнисе? Әтисе Вагыйз Хәбибуллович инженер-төзүче булган. Төрле объектларның, мәдәният йортларының, мәчетнең проектлары өстендә эшләгән. Бәйрәмнәр вакытында оста итеп лозунглар язган, плакатка Ленин рәсеменә кадәр ясаган. Ул вакытта юлбашчы рәсемен иң оста ясаучы була Вагыйз абый. Әнисе Римма Газизовнаны күпләр йомшак куллы, ягымлы шәфкать туташы буларак беләләр. Римма апа әле сәхнәләрдә, моңлы итеп, җырлар да башкарган. Әти-әнисенең һөнәр-осталыклары шул рәвешле Илшат абыйга да күчкән.
1967 нче елның 15 декабрендә, гаиләдә беренче бала булып дөньяга килгән Илшатка бер-бер артлы туган сеңелләренә күз-колак булу кадәресе дә йөкләнә. Әти-әниләре эштә чакта сеңелләрен карау, ашарга пешерү, өй җыештыру, ихатадагы эшләр аның өстендә була. Сеңелләренә – кайгыртучан абый, әти-әнисенә зур терәк булып үсә ул. Ул гына да түгел, Гөлназ белән Гөлшатны эшкә дә өйрәтә. Илшатның беренче укытучысы Рәйсә Сабир кызын зур рәхмәт белән искә ала Римма апа. 
– Искиткеч игътибарлы мөгаллимә булды. Балаларның мәктәптә зур теләк белән, канатланып укуында беренче укытучының роле бик зур, – ди ул. Мәктәптә укудан тыш, Илшат сәнгать мәктәбендә, Ария Степановна җитәкчелегендә баян классын тәмамлый. Сигезенче классны тәмамлагач, Яр Чаллы шәһәренә укырга китә. Әти-әнисенә: 
– Мин рәссам булыр өчен генә укырга керәм, – дип, шарт куя. Укырга керә һәм башка рәсем мәктәпләрен тәмамлап килгән студентларны бер ел эчендә куып та тота. 
Илшат Вагыйзович буш вакытларында китап укырга ярата. Шуңадырмы кеше психологиясен яхшы белүе белән аерылып тора ул.
– Тормыштагы авыр мәлләрдә, шул укыган китапларына таянып, акыллы киңәшләр бирде. Әле дә булса мин аның киңәшләренә мохтаҗ. Абый күңелне күтәрергә, юатырга җайлы ысулларын да, үтемле сүзләрен дә таба белә. Армиядән язган хатларында юмористик рәсемнәр ясап җибәрә иде, – ди Гөлназ Вагыйзовна абыйсы хакында. 
Баласын ике елга чит җирләргә озаткан әти-әнисенең, туганнарының ничек борчылуларын аңлап, аларга әнә шундый күңелле хатлар юллаган ул. Армия сафларыннан Илшат Рәхмәт хатлары белән әйләнеп кайта.
Вакытында белем алган, вакытында армия сафларында хезмәт иткән һәм вакытында менә дигән кызга өйләнергә җитешкән. Тормыш иптәше Альбина – Тугаш кызы. Зифа буйлы чибәр сатучы кызга бер күрүдә гашыйк була рәссам егет. Чибәрлеге өстенә, аш-суга да, кул эшләренә дә оста булып чыга Альбина. Һәрвакыт пөхтә, зәвык белән киенүче мөлаем тегүчене Мөслим халкы яхшы беләдер. Тату гаиләдә өч бала үстерә Ибраһимовлар. Уллары Ильяс аграр көллият филиалының соңгы курсында укый. Бик тә атлар ярата. Укудан соң шул акыллы, матур җан ияләрен карарга йөгерә ул, җәйге каникулларында атлар карый. Кызлары Алия әтисе кебек педагог һөнәрен сайлаган: Яр Чаллы көллиятенең логопед бүлегендә укый. Төпчекләре Азаматка – алты яшь. Азамат та әтисе кебек рәсем ясарга ярата.
Илшат Ибраһимов менә чирек гасыр инде сәнгать мәктәбендә балаларга матурлык дөньясын ача. Үзенең хезмәтен яратып, бөтен барлыгын биреп башкара. “Мөслим тугайлары” татар халык фольклор ансамблендә, төрле уен коралларында уйнап, биеп, тамашачы күңелен яулый. Хезмәттәшләре аны хөрмәт итәләр, үзләренең гаилә әгъзасы кебек якын күрәләр.

Йолдыз Зәкиева, туган якны өйрәнү музее хезмәткәре.

Фото – И. Ибраһимовның гаилә архивыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: