Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Киемгә - икенче тормыш" акциясенә старт бирелде

Акция авыр хәлдә калган, мохтаҗ кешеләргә, күп балалы гаиләләргә адреслы ярдәм итү, хәйриячелек эшенә халыкның киң катламнары җәлеп итүнең максат итеп куя.

Кичә район үзәгендә "Киемгә - икенче тормыш" акциясенә старт бирелде. Чара Мөслим районы мөхтәсибәте, социаль яклау үзәге, "Ак калфак" татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының Мөслим бүлеге инициативасы белән "Хәләл Үзәк" бинасында оештырылды. Акция авыр хәлдә калган, мохтаҗ кешеләргә, күп балалы гаиләләргә адреслы ярдәм итү, хәйриячелек эшенә халыкның киң катламнарын җәлеп итүнең максат итеп куя.

Кичә Хәләл Үзәккә бик күп кием-салым, аяк киемнәре китергәннәр киң күңеле райондашларыбыз. Иң беренчеләрдә булып, Яңа Сәет авылыннан үзләре дә күп бала тәрбияләп үстергән Муллашәех һәм Тихния Галиевлар кием китергән. Биредә аяк киемнәре, кышкы өс киемнәре, җәйге күлмәкләр, ир-атлар костюм-чалбарлары, хәтта автокреслога кадәр бар.

- Балалар, аеруча малайлар өчен киемнәргә ихтыяҗ зур, - ди оештыручылар.

Кабат куллануга яраклы, яхшы хәлдәге, чиста итеп юылган кием-салымнар 24-26 май көннәрендә 9.00 - 15.00 сәгатьләрдә кабул ителә. 27-29 майда 9.00 - 15.00 сәгатьтә Хәләл Үзәктән киемнәрне килеп алырга мөмкин.

Акция буенча җыелган өс киемнәрен мохтаҗларга таратуда райондашларыбыздан ярдәм сорый оештыручылар. Ерак авылларда яшәүче, авыр хәлдә калган күршеләрегез, танышларыгыз өчен дә киемнәр сайлап тапшыра аласыз.

Гөлназ Җәлилова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X