Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кичке уен гөрләде

Сүнмәс дәрт аларда. Каян килә диген?! Хезмәт белән үскәннәнме, гармун моңнары астында үткән яшьлек елларын сагынуданмы?

Әллә инде дәһшәтле сугыш елларын онытмаучы хәтерләренең һаман да уяу булуыннанмы? “Безнең әле алтын чак” район конкурсының йомгаклау концерты “Сүнмәс дәрт” ветераннар клубы үзешчәннәре чыгышы белән башланды. “Кичке уен”га килүчеләр уйнады да, кыстатып тормыйча җырлады да, биеде дә. Чыгыш ясаган берсе кереп китә торды, аңа алмашка башкалары чыкты, аларны гармунчылар алыштырды. Шулай итеп сәхнәгә районыбызның бик күп оста үзешчәннәре күтәрелде. Үзләре өлкәнәйсә дә, тавышлары һаман да 18дәге кебек яңгыравыклы, матур. Җырларына залдагы һәркем кушылып утыргандыр, чөнки алар һәркемгә таныш, якын иде. Биючеләрен әле дә тыеп тормалы түгел, концерт вакыты чикләнмәгән булса, сәхнәдән төшеп, “бичер” оештырырлар иде кебек. 
Моңсуланып та алдылар. Яудан кайтмаган якыннарыбыз турындагы шигырь юллары, җырлар залда утыручы берәүне дә битараф калдырмагандыр, чөнки сугыш афәте һәр йортка, һәр гаиләгә кагылды. 
Сәхнәдә җирлегебездә яшәүче төрле милләт вәкилләре бар иде. Алар җыр-биюләрендә үз халкының мәдәни мирасын кадерләп саклауларын күрсәтте. Катнашучылар арасында ир-атлар азрак булуы гына күңелдә бер моңсу китек калдырды. Бу һич тә алар арасында сәләтлеләрнең аз булуыннан түгелдер, бәлки ир-ат халкының күбесенең хисләрен тышка чыгарып күрсәтергә яратмаудандыр. Бәлки аларның өлешенә алтын чакның чак кына эләгүеннәндер. 
Концерт бер тында үтте. Тамашачылар һәр чыгышка алкышлар белән җавап бирде. Монда чараны оештыручыларның да осталыгын билгеләп үтәргә кирәк. “Кичке уен”га килүчеләр телешоулардагы кебек “группа поддержки” ролен дә үтәде: җырчыларга да җырлаштылар, биючеләргә дә кушылырга омтылып утырдылар, алкышлап, тамашачыларны да үзләренә иярттеләр. 
Бу өлкәннәрнең яшьлек елларының онытылмас айлы кичләре клубларда, су буйларында, капка төпләрендә уен-көлке, җыр-бию белән узган. Бүген дә алар белән капка төбендә бик озак утырып була әле. Ә авылларда кичке уеннар һаман да бармы? 
Мөнирә Арсланова. 
Автор фотосы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев