Мөслим-информ

Кичектергесез эшләр

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 47 мең 700 гектарда урып-җыю эшләре башкару бурычы тора.

Быелгы урак өчен һава торышын уңай дип булмый. Беренче атналарда озакка сузылган яңгырлар эшне нык кына тоткарлады. Бүген игенчеләр аяз көннәрнең һәр минутын киеренке хезмәттә үткәрергә тырыша. 
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 47 мең 700 гектарда урып-җыю эшләре башкару бурычы тора. Бүгенге көнгә аның 20 мең 725 гектарында уңыш җыеп алынган. Бу – барлык мәйданның 43,2 проценты дигән сүз. Димәк, экватор сызыгына да күп калмаган. Гектар биреме уртача 38 центнер тәшкил итә. 
– “Намус” агрофирмасында көзге культуралар быел рекордлы уңыш бирә. Һәр гектардан 60,2 центнер ашлык чыга. “Исламов” крестьян-фермер хуҗалыгында – 44,1, “Авзалов” һәм “Әюпов” хуҗалыкларында 40ар центнер уңыш алалар. Башка агрофирмаларда һәм хуҗалыкларда да уңыш әйбәт. Бүген төп көч үстерелгән икмәкне вакытында һәм югалтуларсыз җыеп алуга юнәлтелергә тиеш, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Вәлиев. 
Басуларда 100 берәмлек ашлык комбайны хәрәкәт итә. Аларның күпчелеге – киң алымлы, югары җитештерүчән агрегатлар. Икмәк ташуга прицеплы 70ләп КамАЗ җәлеп ителгән. Моннан тыш “Август-Мөслим” һәм “Намус” агрофирмаларында 20гә якын “Флигель” һәм “Лилиани” бункер-төягече җитештерүчән эшли. Райондагы әлегедәй техник потенциал белән көн саен 2000-2100 гектарда иген уңышы җыеп алына. 
Урак вакытында хезмәтне саклау һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләре турында да онытмаска кирәк, дип искәртә белгечләр. 
– Һәр басуга керер алдыннан, аның чит-читләрен урып, сабан ярдәмендә буразналар сызып чыгу мөһим. Комбайннар янында янгын сүндерү техникасы торырга тиеш, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге җитәкчесе Гүзәл Мортазин. 
Комбайннардан соң басуларга салам җыю техникасы керә. Күпчелек аграрийлар аны басуга чәчтереп бару ягында. Ә күпләп терлек асраучы “Туган як” һәм “Август-Мөслим” агрофирмаларында саламны төргәкләп, ферма янындагы азык дворларына ташу оештырылган. Район буенча кышкы чор өчен 400 тонна салам тупланган. Бу эш әле дәвам итә. 
Урак белән параллель тагын бер мөһим агрочара – туфрак эшкәртү бара. 
– “Исламов” крестьян-фермер хуҗалыгында һәм “Туган як” агрофирмасында бу эшкә – дүртәр, “Намус” агрофирмасында ике трактор билгеләнгән. Район буенча җир эшкәртүдә 25 агрегат эшли. Аларның көнлек җитештерүчәнлеге – 1300 гектар. “Механизаторлар урып-җыюда катнаша” дигән сылтау белән туфрак эшкәртүне арткы планга калдырырга ярамый. Чөнки киләсе уңышка нигез салу бу. Киләсе уңыш дигәннән, көзге чәчү буенча агротехник сроклар да керде. Көзге чәчү өчен 17 мең 400 гектар җир әзерләп куелды. Арыш һәм көзге бодай чиста һәм биләүле пар җирләренә генә чәчеләчәк, – ди Ренат Вәлиев.

Әлфинур Ногманова.

Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: