Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

КИБЕТТӘГЕ ТАВЫК ТҮШКӘСЕНЕҢ ЯШЕН НИЧЕК БИЛГЕЛӘРГӘ?

Тавыкның яшен тән тиресе төсе һәм аякларына карап белергә була. Яшь кош түшкәсе ак, йомшак тиреле була, канат асларында тамырлары күренеп тора. Карт тавыкның тиресе сары һәм каты була.

Карт түшкәнең мае да сарырак була. Ләкин, кошлар өчен аерым азык ашаган тавык түшкәсе дә сары булырга мөмкин.

Иң шәп күрсәткеч — кошның аягы. Яшь тавыкларның аяклары сыгылмалы һәм вак тәңкәләр белән капланган була. Карт тавыкның аяклары каты тәңкәләр белән капланган була. Аякның аскы өлешендә каты известь үсентеләр дә була.

Әтәчләрнең яшен шпоралары буенча билгелиләр. Чебиләр һәм алты айга кадәрге яшь әтәчләрнең шпоралары урынында йомшак калкулыклар була. Олы әтәчнең шпоралары катып, сөяккә әверелә, 2 см һәм аннан да зуррак озынлыкта була.

Әтәч һәм тавыкның яшен күкрәк сөяге очына карап та белеп була. Яшь кошның күкрәк сөягенең очы сыгылмалы була. Карт кошларныкы исә ул каткан була, бөгелми, сынып китә.

Яхшы итеп ашатылган кошның ите тәмле, сусыл була. Ләкин бик майлы ит алырга тырышмагыз, пешергәндә мае эреп, түшкә бик күпкә кечерәер.

Начар ашатылган кошның ите каты һәм коры була.

МАТЕРИАЛ: http://intertat.tatar/copayjavap/t-ch-bel-n-tavykny-yashen-nichek-belerg-/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X