Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кибетчене үтерүче үз гаебен тулысынча таныды

Прокуратура 34 яшьлек Андрей Добровольскийга карата кузгатылган җинаять эшен гаепләү нәтиҗәсен раслады. Ул җинаять эшләүдә РФ ҖК 1 бүлеге, 105 маддәсе (үтерү, ягъни икенче кешегә алдан уйлап үлем китерү) һәм 1 бүлеге, 158 маддәсенә нигезләнеп (урлау, ягъни яшерен рәвештә кеше милкен үзләштерүдә) гаепләнә 2015 елның 9 маенда кичке 18 сәгатьләр...

Прокуратура 34 яшьлек Андрей Добровольскийга карата кузгатылган җинаять эшен гаепләү нәтиҗәсен раслады. Ул җинаять эшләүдә РФ ҖК 1 бүлеге, 105 маддәсе (үтерү, ягъни икенче кешегә алдан уйлап үлем китерү) һәм 1 бүлеге, 158 маддәсенә нигезләнеп (урлау, ягъни яшерен рәвештә кеше милкен үзләштерүдә) гаепләнә

2015 елның 9 маенда кичке 18 сәгатьләр тирәсендә Добровольский Баланны авылында урнашкан "Баланны" кибетендә кибетче Гүзәл Габидуллина белән ике арада килеп чыккан ызгыш аркасында (кибетче Добровльскийга бурычка спиртлы эчемлек бирергә теләмәгәнлектән) кибеттәге пычак белән Габидуллинаның муен тирәсенә бер тапкыр кадый. Алынган тән җәрәхәтләреннән зыян күрүче урында ук вафат була. Үтерү кылганнан соң Добровольский кибет кассасыннан 10 150 сум акча урлап кача. Соңыннан ул полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлана.

Добровольский үз гаебен тулысынча таныды. Җинаять эше район судына нигездә карар өчен җибәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев