Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кибет кирәк

Симәк авыл җирлегенә керүче биш авылда бүген 286 хуҗалык исәпләнә, шуларның 228ендә генә кеше яши. Бөтенләй хуҗасыз ихаталарның да күп булуын билгеләп үтте җирлек башлыгы. 

– Узган ел халыктан үзара салым акчасы тулысынча җыелды. Дәүләт ярдәме белән аның суммасы 2 млн 405 мең сум тәшкил итте. 2016 елдан башлап, халыкны чиста су белән тәэмин итү буенча этаплы эш алып барыла. Су линияләрен полиэтилен торбаларга алыштыру дәвам итте. Бу өлкәдә әле эшләр төгәлләнмәгән. Елгабаш авылында яңа скважина урнаштырырга уйлыйбыз, – диде җирлек башлыгы Рифас Садретдинов. 
Җирлек авылларында урам юллары озынлыгы 8 км булып, шуның 5,15 километрына асфальт җәелгән, калган өлеше – гравий өслекле. Узган ел урам юлларын ремонтлауга 225 мең сумнан артык акча тотылган. Юлларны карап тору өчен – 195 мең, урам утлары өчен 97 мең сум акча сарыф ителгән. 
“Август-Мөслим” агрофирмасы алдагы елларда басуларны берләштерү-зурайту юнәлешендә эшләүне күздә тота. Бу халыкта “бөртекле культуралар чәчелми икән” дигән борчу тудырган. 
– Безнең төп эш принцибы – чәчү әйләнешен катгый үтәү. Бүгенге көндә “Август-Мөслим” агрофирмасында 58 кеше хезмәт куя. Агрофирма 334 пайчының җирләрен арендага алды. Пайчылар белән үз вакытында исәп-хисап ясалды, – ди агрофирманың Елгабаш бүлекчәсе җитәкчесе Азат Сәхапов. 
Симәк җирлегендә халыкны борчыган иң зур проблема – сәүдә нокталарының булмавы. Почта бүлегендәге сату ноктасын исәпкә алмаганда, халык азык-төлек, хуҗалык товарларына кытлык кичерә. Җирлек башлыгы Симәктә быел сәүдә ноктасы ачу мөмкинлеге булуын әйтте. 
Халыкның үзәгенә үткән тагын бер мәсьәлә – идән асты аракысын сатучыларның булуы. Сыйфатсыз аракы аркасында сәламәтлеккә зыян килә, гомерләр өзелә, өйдә тавыш чыга. Җыенда катнашучыларның сүзләре йөрәк авазы булып яңгырады. Полициянең участок инспекторы Виктор Байгузин әлеге мәсьәлә буенча эш алып барылуын һәм аракы сатучыларга административ беркетмәләр төзелүен хәбәр итте. 
Лилия Шәймиева. 
Фото – Симәк авыл җирлеге архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев