Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Киң колачлы иҗат

Ыгы-зыгылы тормышта бер яктылык, җылылык, самимилек бөркеп торган кешеләр бар. Алар бар булмышлары белән дөньяны, кешеләрне ярата. Алар янында булу гына түгел, аларны күрү дә жанга ял, рәхәтлек бирә, борчулы җаннар тынычлык таба. Елмаясы килә. Бөтен гомерен балалар укытуга багышлаган язучы Роза Хәбибуллина – нәкъ шундыйлардан. Аны мин тынлык, сабырлык, сагышлы бер шатлык чәчеп торган көзге урман белән тиңләр идем. Яшәүнең бөтен мәгънәсен үзенә сеңдергән дә, төсләр балкышы булып, бар җиһанга матурлык, акыл чәчкән көзге урман кебек.

Ул – әдәбиятка соңарып түгел, өлгереп, сүл җыеп, тормыш тәҗрибәсе туплап килгән язучы. Чынбарлыкны хис иләге аша иләп, акыл призмасы аша уз­дырып иҗат итә. Вакыйга, сюжет эзләп, каләм кимереп утырмый ул. Гыйлеме, тәҗрибәсе, акыл куәсе, күзәтүчәнлеге әсәр тукымасын булдырса, укытучы бу­ларак, әдәби әсәрләрне анализлавы, та­тар, рус, дөнья классикларының иҗаты белән таныш булуы язучыга үз стилен булдырырга ярдәм итә.
Р. Хәбибуллинаның “Җылы оя” по­весте миңа майлы буяу белән язылган монументаль полотноны хәтерләтте. Ав­тор, артык вакланып тормыйча, киң ко­лач белән иҗат итә. Пумаласын куе, ачык буяуларга манып ала да, ышанычлы хәрәкәтләр белән янып торган төсләрдән бер дөнья тудыра, һәр төс-вакыйга, төсле нокта бербөтен булып геройларның гына түгел, ә авторның иҗат дөньясын хасил итә. Әсәрдә хис-кичерешләргә, лирик чигенешләр буларак, табигать күренешләренә дә артык тукталып тор­мый. Аның өчен әһәмиятлесе – сюжет, вакыйга. Р. Хәбибуллинаның иҗатына математик төгәллек хас. “Бакчага умарта куйгач, дөньялар үзгәреп киткәндәй бул­ды: умарталы ихата күркәм, бай күренә!” – дип яза автор. Бу – бәя. Бу – авторның дөньяны кабул итүе. Әсәр дөньясында да, автор яшәешендә дә динамика, хәрәкәт хөкем сөрә. Язу рәвеше заман ритмында, бик мобиль бара. Бернинди су кушу юк. Вакыйгалар тиз агым белән берсеннән- берсенә күчә. Шул рәвешле, бик озын вакыт – бер гасырлык гомер аралыгы чагыла. Әсәрнең төп герое Ләйләбәдәр дә, улы Мөхәммәтнур белән килене Зифа да, ире Мирзагали дә яшиләр, эшлиләр, гаилә коралар, бала үстерәләр, елый­лар, көләләр, кайгыралар, шатланалар – һәркайсы олыгаеп, матур итеп ба­кыйлыкка күчә бара. Барысы да үз җае белән, бернинди фаҗига, трагедия юк. Авторның геройлары тормышларының ямен белеп яши, якты итеп, матур итеп китә. Аларда бернинди гайре табигый­лек юк. Һәр герое көчле, нык характерга ия. Буыннар чылбыры вакытсыз өзелми, һәркем үз бурычын намус, вөждан куш­канча, булдыра алганча үти. Нәсел җебе өзелмичә, Ләйләкәйнең дөрес тәрбиясе нәтиҗәсендә, милләтнең асыл сыйфат­лары Мирзагалидән – Мөхәммәтнурга, аңардан Газинурга күчә. Әйткәнемчә, Р. Хәбибуллина, заманадан артта калмый­ча, Газинур гаиләсенә ятим калган малай – Диманы китерә. Дөрес, аның тамыр­ларында Газинур каны акмый. Ә менә Ләйләкәйдән күчә килгән тәрбиянең Димада дәвам итәчәгенә укучының има­ны камил. Автор моны ышандырырлык итеп яза. Чөнки башкача мөмкин түгел. Мөхәммәтнур да Ләйләбәдәрдән тума­ган. Тик монда “тапкан ана түгел, баккан ана” дигән халык акылы бик урынлы.

Р. Хәбибуллина киң колач белән иҗат итә. “Җылы оя”да зур “адымнар” белән, тарихның әһәмиятле вакыйгаларын гади авыл тормышында, гади кешеләр язмы­шында оста, ышандырырлык итеп сурәтли. Илкүләм тарихи вакыйгалар авылда да, гаилә эчендә дә тулаем чагылыш ала. Шул рәвешле автор авылның, гаиләнең кечкенә бер дәүләт булуын ассызыклый. Халкыбызның “Олы йортка ни кирәк, кече йортка шул кирәк” дигән гыйбарәсен “Олы йортта ни булса, кече йортта шул була” дип, бераз үзгәртеп әйтә кебек.

Әсәрнең тагын бер күзгә бәрелеп тор­ган үзенчәлеге – халык авыз иҗатыннан ук килә торган изгелеккә – яхшылык, явызлыкка – җәза принцибы. Автор һәр героена тиешлесен, язмыш иләге аша уз­дырып, өлешләп бирә төсле. Алай гына да түгел, һәр героена үз мөнәсәбәтен белдерә. Аларның барысын да яратып, үз туганы кебек күреп яза. Ләйләбәдәрне алырга Мәскәүдән улы кайткач, бер пер­сонаж:

– Ләйләбәдәр кая да сыяр! Андый да эшчән, әйбәт карчык берсеннән дә ар­тмас! – ди. Бу инде персонажның гына түгел, ә авторның үз героена биргән бәясе.

Роза Хәбибуллинаның иҗатын язучы каләмдәшләре дә югары бәяли. “Барлык хезмәти гомерен балаларга багышлаган Роза Шакир кызы әдәбиятка ашыкмыйча килде. Рус әдәбиятын бик яхшы белгән абруйлы педагог татар әдәбиятына да би­тараф булмаган... Ул татар әдәбиятын да­ими укып барган, дәверебезнең иң яхшы әсәрләрен җаны аша үткәргән, күңел байлыгы туплаган. Аннан инде, үзенең дә кешеләргә, бигрәк тә яшь буынга әйтер сүзе барлыгын тоеп, кулына каләм алган. Язучының беренче әсәрләре үк укучыларны битараф калдырмады. “Ка­зан утлары” журналында басылып чык­кан “Яшьлегем серләре” повесте яңа гына гаилә тормышы белән яши башлаган яшьләргә зур сабак, әдәп-әхлак үрнәге буларак бәяләнде. Р. Хәбибуллина – про­за жанрының барлык тармакларында да иркен эш итә алучы язучы. Бик тә затлы, Зөлфәтен искә алырга яраткан “Мөслим теле”. Аның әсәрләрендә сюжет җыйнак, сурәтләү чараларын белеп һәм урынлы куллана”, – дип бәяли Татарстанның ат­казанган мәдәният хезмәткәре, язучы Факил Сафин.

2012 елда Роза ханым Харрас Әюп ту­рында “Җаным күкләр белән тоташкан” дигән документаль әсәрен тәмамлады. Татарстан Язучылар берлеге игълан иткән конкурста “Җылы оя” романы белән катнашты. “Калморза” исемле автобиографик новеллаларын русчага тәрҗемә итте.

Рәфкать ШАҺИЕВ,

филология фәннәре кандидаты, доцент.

Фото – “Мөслим-информ”  архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев