Мөслим-информ

Хәзер алар гел бергә

Хатирәләр, сагыш, сагыну. Җиңү көне якынайган көннәрдә шундый хисләр кичерәм мин. Менә тугызынчы ел ветераннар арасыннан тыйнак, төз гәүдәле әтиемне эзли күзләрем. Бу көнне, әтием исән вакытта, аның янәшәсендә атлау нинди зур бәхет булган! Бигрәкләр тыйнак булды шул ул. Укучыларым янына очрашуга килгәч тә сугыш турында сөйләргә яратмады. Ә бит сугыш вакытында күпме батырлыклар кылган ул.

Сезгә Бөек Ватан сугышы ветераннары – Кондратьевлар дуслыгы турында сөйлисем килә. Әтием Алексаннр Кузьмич һәм аның туганнан туганы Иван Сергеевич турында. Алар мисалында сыналган, чын дуслыкны күрсәтәсем килә. Бер-берсен белгәннән алып күзләре йомылганчы бергә булалар алар. Кечкенәдән ике Кондратьев та хәрби булырга хыяллана. Ләкин 16 яшьлек егетләр сугышка китеп баруларын сизми дә калалар. Сугыш тәмамлангач, ике дус гомерләрен хәрби хезмәткә багышларга сүз куеша. Әтием, белем алган хәрби училищесы таралу сәбәпле, туган авылына кайтып китә. Авылында гаилә корып, авылдашларының ихтирамын яулап, күп еллар җитәкче постларда эшли, балаларга белем бирә. Туган авылына тугры хезмәт итә. Ә Иван Сергеевич гомерен хәрби хезмәткә багышлый – Ереван, Краснодар шәһәрләрендә хезмәт итә, полковник дәрәҗәсенә күтәрелә.
Аралар ерак булса да, дуслык өзелми. Аларның бер-берсенә язган хатлары! Һәр хат – бер тәрбия дәресе. Җәйне әтием түземсезләнеп көтә, чөнки дусты аның янына өч айга кайта бит. Бу һәр елны шулай кабатлана. Иван дәдәй, чемоданнарын туган йортында калдыра да, тәүлекнең нинди вакыты булуына карамастан, әти янына ашыга.
Менә хәрби киемнән, төз гәүдәле, көләч йөзле кадерле кунагыбыз килеп керә. Беренче көнге очрашу. Көнме, төнме, ике дус аны сизми дә. Сәйләшеп сүзләре бетми. Ә аларның сөйләшү этикасын мин күпләргә үрнәк итеп куяр идем. Аннан соң бер-берсен озата башлыйлар. Икенче көнне үк әнием, Иван дәдәйнең яраткан камыр ризыгын пешерә дә мине кунак абыйны алырга җибәрә. Чөнки мин – гаиләдә иң кечкенәсе. Ә мин авылның икенче башына бик теләп йөгерәм. Иван дәдәй белән янәшә атлау – үзе бер горурлык! Юлда очраган һәр авылдашын – кечеме ул, өлкәнме – зур ихтирам белән елмаеп сәламли. Мин кечкенәдән үк аның шулай ихтирамлы, әдәпле булуына соклана идем. Әнием исән вакытларда, Иван дәдәйсез табынга утыру бик сирәк булгандыр. Безнең генә түгел, авылыбызның да кадерле кунагы була ул. Питрау, Сабантуй бәйрәмнәрендә авылыбызның бу ихтирамлы ике кешесенең урыны һәрвакыт түрдә була.
Әтием районда көрәш батыры булган кеше дә бит әле. Олыгайган вакытта да көрәшне тыныч кына карап утыра алмый иде. Бәйрәмнәрдә, авылдашларым алдында, хәрби киемдәге абыем белән вальс әйләнүләре минем өчен горурлык иде.
Еллар арты еллар үтә, дуслар олыгаялар. Шулай да элеккечә телефоннан еш сөйләшүләр, ел саен сагынышып очрашу, позитив рухтагы әңгәмәләр дәвам итә. Сәламәтлекләреннән бервакытта да зарланырга яратмады алар. Ләкин нишлисең бит, һәрнәрсәнең үз вакыты. 2010 елның җәендә Иван Сергеевичның сәламәтлеге какшап китә һәм ул госпитальгә эләгә. Әтиебезнең телендә гел “Иван дәдәгез...” булды, бик ямансулады. Күңеле сизгән булган икән. Әтиебез, дустын күрә алмыйча калды: чираттагы авыруыннан аягына баса алмады. Газизебезне югалткач, Иван дәдәй минем өчен тагын да кадерлерәк кешегә әйләнде. Һәр көнне, телефоннан сөйләшеп, бер-беребезне юатабыз. Аңлыйм, аңа да бик авыр. Ничек тә еламаска тырышам.
Госпитальдән чыгу белән Иван дәдәй кайтты. Бу юлы туган ягына бәтенләйгә кайтты, туган туфрагы тартып кайтарды. Бик моңсу йөрде. Үзе безнең белән элеккечә шаяртырга тырышкан була. Ләкин күзләре икенче иде инде. Туган ягында беренче мәртәбә якын дустыннан башка ничек авыр булганын үзе генә белгәндер. Ул көчле инфаркт кичерде. Мин бу урында ихтирамга бик тә лаек булган табиб-терапевт Әскәть Гафуровка зур рәхмәтемне әйтәм. Авыр вакытларда ул безнең юатучыбыз, киңәшчебез дә булды. “Абыегыз да әтиегез кебек бик тыйнак икән. Сабырлыкларына сокландым” дигән сүзләре һаман исемдә. Иван дәдәйне әтиебез янына җирләдек. Хәзер ике дус мәңгелеккә бергә. Хыяллары тормышка ашты. Урыннары оҗмахта булсын!
Хәзер иптәшем Фаил белән, әти-әнием кебек, һәр җәй Краснодардан Иван дәдәйнең кызы Лолита белән улы Владимирны көтәбез. Очрашкач, әтиләребез кебек, сөйләшеп сүзләребез бетми. Без белмәгән серләр дә ачыла. Иван дәдәй, минем мәктәптә укыгандагы көндәлекләрне алып китеп, балаларына күрсәтә торган булган икән. Ул безгә, дустының балаларына, соклануы, безнең белән горурлануы турында сөйли торган булган. Ә үзе бервакытта да балалары белән мактанмады. Кызы Лолита педагог булса, улы Владимир – әтисе кебек, хәрби кеше, подполковник. Икесе дә әтиләре кебек бик тыйнак, тәрбияле. Безнең максат бер – әтиләребезнең дуслыгын дәвам итү.
Маргарита Идиятуллина,
Мөслим.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: