Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хәвефтән сакланыйк!

Янгыннарда балалар үлемен кисәтү һәм булдырмау максатында 22 ноябрьдән 22 декабрьгә кадәр “Куркынычсызлык айлыгы” үткәрелә. Айлык барышында иминлек таләпләренең үтәлеше буенча янгын хезмәте мәктәпләрдә укучылар белән очрашулар оештыра, оешма-предприятиеләрдә аңлату, пропаганда эшләре алып бара. Мөслим һәм Сарман районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге җитәкчесе урынбасары Рушан Фәрхетдинов белән әңгәмәбез дә шул хакта. 

Янгын бер генә нәрсәне дә аямый. Бер ялгышлык, саксыз эш итү гомерлек үкенечкә китерергә мөмкин. Янгыннарда кеше гомерләре дә өзелә. Алар арасында сабыйлар да булу бигрәк тә аяныч. Ел башыннан республикада янгын вакытында 4 сабый үлгән, 20се төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. 
Янгыннарда балалар үлемен кисәтү һәм булдырмау максатында 22 ноябрьдән 22 декабрьгә кадәр “Куркынычсызлык айлыгы” үткәрелә. Айлык барышында иминлек таләпләренең үтәлеше буенча янгын хезмәте мәктәпләрдә укучылар белән очрашулар оештыра, оешма-предприятиеләрдә аңлату, пропаганда эшләре алып бара. Мөслим һәм Сарман районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге җитәкчесе урынбасары Рушан Фәрхетдинов белән әңгәмәбез дә шул хакта. 
– Рушан Мифтахетдинович, районда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлеше ни дәрәҗәдә? 
– Без тикшерүләрне даими үткәреп торабыз. Җирлегебездәге ял, мәдәни һәм спорт объектлары, халык күпләп җыела торган башка объектларда янгын куркынычсызлыгы таләпләре үтәлә. Рейдлар вакытында сигнализация һәм янгын сүндерү җиһазларының төзеклегенә аеруча игътибар бирәбез. Ел дәвамында халык күп җыела торган 55 объект тикшерелде. 
– Шулай да җирлегебездә янгыннар булып тора. Аларның төп сәбәбе нәрсәдә? 
– Янгыннарның зур күпчелеге торак секторга туры килә. Ут белән саксыз эш итү, сүндерелмәгән тәмәке төпчеге, мич һәм электр җайланмаларыннан саксыз файдалану фаҗигагә китерә. Электр челтәрләрендә көчәнеш кирәгеннән артык булганда да, янгын куркынычы арта. 
– Иң аянычы – янгыннарда каралты-курага, мал-мөлкәткә генә зыян килми, кешеләр гомере дә өзелә. Республика буенча янгыннар саны арта, дип беләбез... 
– Кызганыч, бу шулай. Безнең районда да, узган ел белән чагыштырганда, быел янгын очрагы өчкә күбрәк булды. Ел башыннан 18 янгын теркәлде, аларның берсендә 1962 елгы ир-ат вафат булды. 
– Янгында үлүчеләрнең шактый өлеше торак секторга туры килү очраклы хәл генәме? 
– Гражданнарның ваемсызлыгы, янгыннан саклану чараларын төгәл үтәмәүләре нәтиҗәсендә янгыннар күбрәк торак йортларда чыга. Һәр бишенче очракта балаларның ут белән шаяруы фаҗигагә китерә. Төп сәбәп – аларның караучысыз калуында. Балаларның кызыксынучан булуын онытырга ярамый. Республиканың шәһәр һәм районнарында шундый шаярулар нәтиҗәсендә 7 янгын очрагы булды. Шунысы куанычлы – безнең җирлектә балаларның шырпы белән шаяруы кимеде. Узган ел 3 очрак теркәлсә, быел 1 очрак кына күзәтелде. 
– Декабрь аена аяк басу белән кибетләрдә пиротехник эшләнмәләр күренә башлады, балалар петарда, шартлаткычлар белән мавыга. Аларны сату законлымы? 
– 20 декабрьдән республикада янгынга каршы махсус режим гамәлгә кертеләчәк. Бу чорда пиротехника эшләнмәләрен саклау һәм сату урыннарында тикшерүләр үткәреләчәк. Шартлаткычларны кешеләр күп җыела торган һәм шартлау, янгын чыгу куркынычы булган объектлар янында куллану, әлбәттә, чикләнергә тиеш. Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен сакламаучыларга карата административ штраф салу каралган: гражданнарга – 2 мең сумнан 4 мең сумга кадәр; вазыйфадагы затларга – 15 мең сумнан 30 мең сумга кадәр; эшмәкәрләргә – 30 мең сумнан 40 мең сумга кадәр; юридик затларга – 200 мең сумнан 400 мең сумга кадәр. 
– Рушан Мифтахетдинович, Минзәлә районының Воровский исемендәге совхозында булган фаҗига аеруча тетрәндерде... 
– Әйе, әлеге янгынның сәбәбе – электр җиһазларын куллану кагыйдәләрен бозу. Гаилә башлыгы, 2 һәм 15 яшьлек балаларын тәрәзәдән алып чыгып котылмакчы булса да, төтен исенә агуланып егыла. Өчесенең дә көлгә әйләнгән гәүдәләрен янгын сүндерүчеләр тәрәзә яныннан табып ала. Йортта янгынга каршы автоном җиһаз урнаштырылган булса, әлеге бәладән сакланып калырга да булыр иде. 
– Мондый автоном җиһазлар социаль яктан уңышсыз дип исәпләнгән гаиләләргә генә куеламы? 
– Җирлегебездә бу төр категориягә кергән гаиләләргә әлеге җиһазларны урнаштырып бетердек. Районның социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре белән даими рейдлар уздырып, яшәү шартлары белән танышабыз. Автоном җиһазларны теләгән һәркем куйдыра ала. Әйткәнемчә, шәхси секторда янгыннар еш була, әлеге автоном җайланма фаҗигаләрне кисәтергә мөмкинлек бирер, дип ышынабыз. Авыл җирлекләрендәге җыеннарда, Түбән Табын интернат-мәктәбендә, үзәк хастаханәдә, мәктәпләр, балалар бакчаларында янгын куркынычсызлыгы буенча инструктажлар үткәрелде. Һәркем иминлек кагыйдәләрен үтәүгә җаваплы карасын иде. 
Әңгәмәдәш – Лилия Шәймиева. 
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X