Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хәвеф- хәтәрсез үтсен!

Җәйге каникуллар җитте. Бу чорда балаларның иминлеге, лагерьларда янгын куркынычсызлыгы мәсьәләләренә игътибар арта. 

Район территориясендәге сәламәтләндерү һәм ял лагерьларында янгыннарны кисәтү максатында Сарман һәм Мөслим районнары күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге инспекторлары балаларның ялын имин үткәрүгә юнәлтелгән чаралар үткәрде. Мәсәлән, узган айда район прокуратурасы йөкләмәсе буенча янгын күзәтчелеге инспекторлары балалар сәламәтләндерү лагерьларын һәм мәктәпләрдәге көндезге лагерьларны тикшерделәр. Чара барышында хезмәт күрсәтүче персонал белән янгынга каршы инструктаж үткәрүнең сыйфатына, аларның янгын куркынычсызлыгы таләпләрен һәм янгын вакытында хәрәкәт итү таләпләрен белүгә игътибар ителде. Электр җиһазларының, янгыннан саклану автомат системаларының торышы, янгын сүндерү чараларының булуы һәм төзеклеге җентекләп тикшерелде. Балалар лагерьлары җитәкчеләре һәм персоналы белән өстәмә рәвештә янгынга каршы инструктажлар үткәрелде, янгынга каршы тематикада белешмәлекләр таратылды. 
Балаларга янгын куркынычсызлыгы таләпләрен өйрәтү, балаларның тән җәрәхәтләре алуын кисәтү – гадәттән тыш хәлләр бүлеге хезмәткәрләренең мөһим бурычы. Шул сәбәпле каникул чорында күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге инспекторлары лагерьларда балалар һәм персонал белән инструктажлар үткәрәчәк. 
Рушан Фәрхетдинов, 
бүлек җитәкчесе 
урынбасары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев