Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хушлашу сүзе

Район Советы, Башкар­ма комитеты, ветераннар советы, “ТАТМЕДИА” ак­ционерлык җәмгыятенең “Мөслим-информ” филиа­лы, район җәмәгатьчелеге якташыбыз, хезмәт вете­раны – элеккеге елларда район газетасы редакто­ры, ВЛКСМ райкомының беренче секретаре, КПСС райкомының икенче се­кретаре булып эшләгән Вәлитов Марсель Галиәкбәр улы вафат булу сәбәпле туганнарының, якыннарының тирән кай­гысын уртаклаша.

Вәлитов Марсель Галиәкбәр улы 1937нче елның 3 октябрендә Мөслим авылында туган.

Алабуга педагогия инсти­тутын тәмамлагач, Марсель Вәлитов Мөслимдә “Колхоз байрагы” район газетасының җаваплы секретаре булып эшли башлый. 1960 елның апрель аенда район комсо­мол комитетының берен­че секретаре итеп сайлана. Армиядән соң Сарманда “Ле­нинчы” район газетасында дубляж редакторы урынба­сары булып эшли (Мөслим районы беткән чак). Өч елга якын сузылган мәҗбүри тәнәфестән соң, район яңадан оешу уңаеннан га­зета чыгаруны оештыруны Марсель Вәлитовка тапшы­ралар. Ул бу эшне кыска ва­кыт эчендә башкарып чыга. 1965 елның апрель аенда Мөслим район газетасы яңа исем астында – “Авыл ут­лары” (“Сельские огни”) – яңадан чыга башлый. 1967 елда Марсель Галиәкбәрович Вәлитов КПСС райкомының икенче секретаре итеп сай­лана. Шушы елларда аның оештыру сәләте һәм җитәкче сыйфатлары ачык күренә. Һәркемгә якын килү, үтенеч- сорауларны аңлый белү, кешеләргә ярдәмчеллек – аның гомерлек сыйфатлары. “Мөслим халкы кебек тырыш булырга омтылдым”, – ди ул.

КПСС райкомының икенче секретаре булып эшләгәндә Марсель Вәлитов хужалык, мәдәният, мәгариф, медицина органнары, совет, профсоюз, комсомол һәм башка җәмәгать оешмала­ры эше белән турыдан-туры җитәкчелек итә. Ул кадрлар белән эшләүне, аерым ал­ганда, урта буын кадрларны сайлап алу һәм тәрбияләүне игътибар үзәгендә тота, авылның киләчәген, район хуҗалыкларын квалифи­кацияле эшче-колхозчылар белән тәэмин итү турында кайгырта. Аның тырышлыгы белән бу елларда Мөслимдә авыл профессиональ-техник училищесы ачыла.

Соңрак КПСС Үзәк Ко­мит е ты каршынд а­гы иҗтимагый фәннәр академиясендә белем ала. 1973 елда Марсель Вәлитов аспирантураны тәмамлый, диссертация яклап, эко­номика фәннәре кандида­ты гыйльми дәрәҗәсен ала. ВЦСПС аппаратында про­изводство-масса эше сек­торы мөдире булып эшли. СССР профсоюзларының съездларын хәзерләүдә, бу мәсьәлә буенча союзара конференцияләр үткәрүдә актив катнаша. ГДР, Венгрия, Португалия һәм Кореядә СССРның социаль-экономик үсеше, профсоюз хәрәкәте кебек темаларга лекцияләр укый.

1990 елда Мәскәүдә Мар­сель Вәлитовның актив кат­нашында профсоюзларның “Профсоюзы и экономика” журналы оештырыла, якта­шыбыз аның баш мөхәррире була. Соңгы елларда “Проф- Эко” нәшриятын да җитәкли.

Якташыбыз – фән өлкәсендә танылган галим, икътисад фәннәре докто­ры, профессор, ике халы­кара академиянең әгъзасы, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре. СССР Халык хуҗалыгы казаныш­лары күргәзмәсе медаленә, башка медальләргә лаек була.

Вәлит ов Марс е л ь Галиәкбәр улының якты истәлеге безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.

Муллин Р.Х.,  Демидов Р.Т., Әхмәтҗанов А.М.,

Гарипов Р.Г., Афзалова Р.Р., Низамов И.Х., Шәрипов Р.М.,

Садриев Ф.М., Әхмәтҗанов М.З.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама