Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хуҗасыз йортларны басу очраклары ешайган

Яңа Усы авылында ике шәхси ихатага үтеп кереп, караклар йорттан һәм гараж эченнән бензин пычкысы, ике аккумулятор, бензин триммеры урлаганнар.

Хуҗаларга барлыгы 10 мең сумга якын зыян килгән. “Караклар кайнар эзләр буенча тоткарланды. Бүгенге көндә тикшерү эше бара, – дип хәбәр итә район эчке эшләр бүлегенең уголовный розыск бүлеге җитәкчесе Булат Замалиев. – Ел башыннан караклар җирлегебездәге җиде йортка кереп, хуҗаларына шактый суммада зыян салды. Озак вакытка өегездән китәргә туры килсә, йорт-кураларыгызны игътибарсыз калдырмагыз, күршеләрегез дә ихаталарыгызга күз-колак булсын иде!”

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама