Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим "Хуҗалык тәэмин итү" предприятиесе сигез төрле юнәлештә эшли

Районда “Хуҗалык тәэмин итүе” муниципаль унитар предприятиесе 2015 елда төзелде. Оешманы гамәлгә куючы – Мөслим муниципаль районы Башкарма комитеты.

Районда “Хуҗалык тәэмин итүе” муниципаль унитар предприятиесе 2015 елда төзелде. Оешманы гамәлгә куючы – Мөслим муниципаль районы Башкарма комитеты. Предприятие эшчәнлеге турында аның директоры Артур Шакиров белән сөйләштек.

– Артур Газизович, бүгенге көндә оешма нинди хуҗалык эшләре белән шөгыльләнә?

– Исеменнән үк күренгәнчә, оешмабыз районыбызның хуҗалык эшчәнлеген тәэмин итә. Бүген сигез төрле юнәлештә эшлибез: укучыларны мәктәпләргә йөртү, шәһәрара заказлар белән эшләү, бюджет оешмаларын – җиңел машиналар белән, административ биналарны техник хезмәткәрләр һәм вахтерлар белән тәэмин итү, сак һәм янгын сигнализацияләрен төзек тоту, исәпләү приборларын төзек эшләвен булдыру, агач материалдан ясалган конструкцияләрне янгынга һәм корткыч бөҗәкләргә каршы эшкәртү, җәмәгать мунчасының эшчәнлеген тәэмин итү. Бүгенге көндә оешмада 67 кеше хезмәт куя.

– Автобуслар хәрәкәтенә һәм җиңел машиналар белән хезмәт күрсәтүгә киңрәк тукталсагыз иде.

– Автопаркта укучыларны йөртү өчен көйләнгән 13 автобус исәпләнә. Уку елы дәвамында һәр көнне 375 баланы сигез база мәктәбенә алып бару һәм алып кайту оештырыла. Автобуслар егерме маршурт буенча хәрәкәт итә. Уку елы дәвамында 378 мең км юл үтәләр. Автобуслар эшчәнлеген тәэмин итү өчен ел дәвамында 8 млн сумнан артык финанс чыгымы тотыла. Шәһәрара заказларга ике автобус йөри. Әлеге автобуслар күпчелек төрле спорт һәм мәдәни бәйгеләргә бару өчен файдаланыла. Шулай ук 2017-2018 уку елында Сарман аграр көллиятенең Мөслим филиалы укучыларын йөртүне дә оештырдык.

Җиңел машиналар белән хезмәт күрсәтүгә килгәндә, әлеге хезмәтләрне башкару өчен автопаркыбызда 24 җиңел машина исәпләнә. Шуларның уналтысы җитәкчелек аппараты өчен хезмәт итә. Калган машиналар оешмалардан килгән заказлар буенча хәрәкәт итәләр.

– Артур Газизович, техник хезмәткәрләр һәм вахтерлар хезмәтенә тукталсагыз иде.

– Барлыгы 5 техник хезмәткәр һәм 6 вахтер дүрт административ бинада чисталык һәм тәртип булдыруда эшлиләр. Моннан тыш сигнализацияләр һәм исәпләү приборларына хезмәт күрсәтүчеләр бригадасы да бар. Бүгенге көндә исәпләү приборы яисә сак һәм янгын сигнализациясе урнаштырылмаган бер генә оешма да юктыр. Билгеле булганча, бер генә җиһаз да ватылмыйча тормый, шулай ук аларның эшчәнлеген үз агымына калдырырга да ярамый. Әлеге җиһазларга хезмәт күрсәтүчеләрне булдыру максатында, дүрт егетебезне Әлмәт һәм Лениногорск шәһәрләрендә укытып кайтардык. Алар 40тан артык оешмага хезмәт күрсәтәләр. Агачтан ясалган контрукцияләрне янгынга һәм корткыч бөҗәкләргә каршы химик эшкәртү хезмәтен башкару өчен ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тарафыннан лицензия алдык, белеме булган хезмәткәрләр белән тәэмин итеп, бүгенге көндә әлеге яңа юнәлештә дә эш алып барабыз.

– Райондашларыбыз озак еллар көтеп алган җәмәгать мунчасының эшчәнлеген тәэмин итү дә сезнең карамакта бит әле.

– 2016 елда ачылган җәмәгать мунчасы райондашларыбызга уңышлы гына хезмәт күрсәтә. Мунчада бар уңайлыклар да тудырылган, һәрвакыт чиста һәм җылы. Анда өч кеше хезмәт куя. Айга уртача 90нан артык кеше җәмәгать мунчасыннан файдалана. Пәнҗешәмбе, җомга, шимбә, якшәмбе көннәрендә мунчабызның ишекләре һәрвакыт ачык.

Әңгәмәдәш – Фәридә Гайнетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: автопарк