Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хуҗабикәләргә ярдәмгә

Хатын-кызның эше күп инде аның. Хөкүмәт эшеннән тыш бала карый, ирен тәрбияли, өен җыештыра, ашарына әзерли. Тавык та чүпләп бетермәслек эшне җиңеләйтер өчен берничә хәйлә тәкъдим итәбез.

• Балавыз ышкылган җеп белән тегелгән төймә өзелми, озак саклана.

• Тәрәзә юганда, сызыклар калмасын өчен, пыяланың тышкы ягын горизонталь, ә эчке ягын вертикаль юнәлештә юарга кирәк. Болай эшләгәндә, сызыкларны күрү җиңеләя.

• Дөге боткасы күпереп пешсен өчен, тугланган йомырка агы өстәргә кирәк.

• Шулпаның артык маен кәгазь салфеткага сеңдереп, киметергә була.

* Фасоль, борчак тизрәк пешсен өчен, 5-10 минут саен берәр аш кашыгы салкын су өстәп торырга кирәк. Ә инде матур төсләре саклансын дисәгез, аз гына шикәр комы өс-тәргә була.

 

Хуҗабикәләр колагына әнә шундый киңәшләр җиткердек. Аларны кулланып, файдасын күрегез дип телибез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X