Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хуҗабикәләр колагына

Табигый булмаган “загар” аркасында тиредә кайчак ак таплар барлыкка килә. Моннан котылу өчен гап-гади сода кулланырга кирәк.

Кызынган эзләр 
Табигый булмаган “загар” аркасында тиредә кайчак ак таплар барлыкка килә. Моннан котылу өчен гап-гади сода кулланырга кирәк. Аз гына соданы губкага салып тәнегезнең агарган урыннарына тидерегез. 
Чиста үтүк 
Үтүктәге кызган эзләрне нашатырь спирты һәм уксус катнашмасы бетерә. Йомшак чүпрәкне шул катнашмада чылатып, үтүкне сөртегез. 
Яшелчә ашы 
Яшелчә ашына лавр яфрагы, кара борыч һәм башка төнәтмәләр салмагыз. Иң яхшысы – яшел үлән, ул файдалырак та, тәмлерәк тә. 
Кухнядагы чисталык 
Ризык турый торган такталарны уксус салынган су белән чистартып торыгыз. Азык-төлекне бары тик чиста тактада гына кисегез. 
Үсемлек мае 
Салатка үсемлек маен тоз, уксус һәм борычтан соң гына салыгыз. Исегездә тотыгыз: тоз майда эреми. 
Салкын компот 
Кайнар компотны тизрәк суытырга кирәк булса, кәстрүле белән салкын су салынган зуррак кәстрүлгә утыртыгыз. 
Тәмле карабодай 
Карабодай боткасы тәмле булсын өчен, аның суы ярмадан ике тапкыр күбрәк булырга тиеш. Кәстрүлнең капкачын каплагыз. Ботканы башта кайнар утта, аннан сүрән утта пешерегез. 
Иссез балык 
Кайбер балыкларны пешергәндә тәмсез ис чыга. Андый очракта балык янына петрушка, сельдерей салыгыз. Шулай ук башлы суган да булыша. 
Чәчәкләр 
Вазага берничә тамчы савыт-саба юа торган сыекча тамызсагыз, кыр чәчәкләре озаграк торыр. 
Чисталык 
Ваннаны агарту өчен: ике аш кашыгы кальцийлы содага ике аш кашыгы чәй содасы кушып, әлеге катнашманы ваннага сылагыз. Ул алдан чылатылган булсын. 5 минут тотканнан соң, шуның өстенә 50 грамм уксуска 50 грамм агарткыч (отбеливатель) кушып, сылагыз. Ярты сәгать тоткач юып алыгыз.

Фото-Pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев